Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"Патшаларча" ватрушка рецепты

Эремчекле пирүкнең кунаклар килсә дә, кичке аш табыннарында да бик лаеклы урыны бар. Иң җиңел пешерә торган пирүкләрнең берсе бу! Рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк була:
500 Гр. эремчек
1,5 стакан шикәр комы
1 ст.он
3 йомырка
150-200 гр.акмай
ванилин

Эшләү: 
Камыр өчен 0.5стакан шикәр белән 1 стакан онны бутыйбыз, өстенә акмайны угычтан уып салабыз, Әвәләп, уып валчык итәбез. Табаны майлап, валчыкның 2/3 салабыз, бераз бортик ясыйбыз, Бармаклар белән таба кырыена баскалаганда ул формасын тота.
Йомырка, шикәр, ванилин һәм эремчекне яхшылап бутыйбыз, ватрушка йомшаграк булсын дисәгез блентдр белән бутап алырга була, табага салабыз. Өстенә калган валчыкны салабыз. 200градуслы мичтә 40 минут өсте кызарганчы пешерәбез.

Шул гына! Хәзер инде чәй пешереп ләззәтләнәсе генә кала. Мондый пирүк кайнар килеш тәмле булса да, суык килеш тагын да тәмлерәк.

Фото: razdva-i-gotovo.ru

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев