Сөттән кызыл эремчек
Рецепт.
5 йомырка, 1 кап катык, 1 бәләкәй кап каймак, 2 генә аш кашыгы (чүмәләкәй) песокны яхшылап болгатып 3 л. сөт кушып тагын болгатып кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга сөт эри, сары суы чыга. Шул суы беткәнче озак итеп кайнатасы. Казанда кайнатырга кирәк. Эремчекне кызартып ясалган кортка карый күпкә тәмлерәк, йомшаграк, сусылрак.
Фәнзия Ахметшинага рецепт өчен зур рәхмәт
Фото: https://vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев