СИНЕҢ ЙОМШАК КУЛЛАРЫҢ
Эх, әнием, синең йомшак җылы кулларың! Син аларны минем маңгаема куйдың, ә мин ул саваплы, ләззәтле, шифалы кулларыңнан авыртуларым бетеп киткәндәй тойдым үземне. Бу кулларның шифалыгын әни назын тоймаганнар гына аңлый алмый торгандыр, мөгаен. Гомерем буена синең белән булып, шундый рәхәтлек тоярмын кебек тоела иде миңа. Юк икән шул. Син минем башымнан гүя сихри әкияттәге кебек сыйпап китеп бардың шул Әнием. Күп гомерләр узды инде, әнием, синең бу якты дөньяларны калдырып безнең арабыздан киткәнеңә. Ә синең турында якты истәлекләр хәтеремдә мәңге саклана.