Балтачта яшь каратистчылар кышын да су коена
Балтач спорткомплексының каратэ-кекусинкай түгәрәгенә йөрүче балалар бернинди авырлыклар, каршылыклар алдында да югалып калмый. Тренерлары Альберт Бәзәгетдинов белән Рифат Зарипов аларны кечкенәдән нык ихтыярлы итеп тәрбияли.