Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
“ӘГӘР МИН ПРЕЗИДЕНТ БУЛСАМ!”
Россиянең иң зур тәхетенә – Президент кәнәфиенә менеп утырсаң, син ниләр эшләр идең? У-у-у-у, беләм-беләм, хәзер йөзләгән әйберне санап китәчәксең. Юллар белән, белем бирүдәге, яшьләргә эш булмау һәм тагын миллионлаган проблема. Ә Казанның 102нче гимназия укучылары эшне нәрсәдән башласаң, яхшы килеп чыгачагын төгәл белә булып чыкты!
-
«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: БОМБА БУЛАЧАК!
Һәрхәлдә, оештыручылар шулай дип ышандыра. «Студентлар көне»н Татарстанда озайтканнар. Әйе-әйе, безнең республикада ул 5 февральгә кадәр сузыла. Чөнки нәкъ менә шушы көнне «Пирамида» концертлар залында «Ел студенты» республика премиясен тапшырачаклар.
-
ТАТАРЧА «COUTR-STRIKE»
«Counter-Strike» уенын татарча уйнаганың бармы? Юк икән, син бу хатаны хәзер үк төзәтә аласың. Чөнки аеруча малайлар яраткан әлеге уенны үзебезнең туган телдә дә уйнап була икән бит. Моны тормышка ашыру эшен үз җилкәсенә Казанның 2нче лицей-интернаты укучылары алган. Нәкъ менә алар уендагы сүзләрне, менюның кайбер өлешләрен татарчага тәрҗемә иткән дә инде!
-
БОЗЛЫ ТАУДАН… КОМБАЙН БЕЛӘН! /ФОТО, ВИДЕО/
Бераз үсә төшкәч, чана шууны оятка санап йөрисең. Шуасың килсә дә, бары тик караңгы төшкәч кенә тәвәкәллисеңме? Ә Мамадышта көпә-көндез бәбиләр генә түгел, олылар да рәхәтләнә! Шуңа биредә “Sunnyfest” фестивале уза да инде. Чаналары да гади генә түгел: кемнеке “болан”, кемнеке “мунча” төсле, кайберәүләр таудан “комбайн” яки “итеккә” утырып төшә. Хәзер тәфсилләбрәк сөйлим.
-
ГТО: ТАТАРСТАН КАЛЫША?!
2017 ел россиялеләргә, шул исәптән, казанлыларга да Конфедерацияләр Кубогы белән истә калган. Юк, әлбәттә, узган елның иң истәлекле спорт вакыйгасы футбол гына түгел. Әле тагын Казансу өстендәге Red Bull Air, МИНЕПС киңәшмәсе, Татарстан районнары аша узган «Ефәк юл» раллисы һәм башкалар да бар бит.
-
ЯШЬЛӘРНЕ 2018 ЕЛДА НИ КӨТӘ?
Чебешләрне көзен санасак, узган ел нәтиҗәләрен быел ясарга күнеккән без. Гәрчә, Instagram социаль челтәрендә утыручылар һәм трендта булучылар 2017 ел йомгакларын 31нче декабрь көнне үк ясадылар. Ә министрлыклар мондыйга игътибар итеп тормый, ахрысы. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы да 2017 елга нәтиҗәләрне кичә ясады.
-
СЕССИЯ = СТРЕССИЯ
Бу категория халкы шушы көннәрдә утлы табага бастырылган кебек йөри. «Сессия – стрессия» дип сагышланып йөрүчеләр ул бары тик – студент халкы. Башта бер генә уй: «Имтиханны уңышлы итеп ничек тапшырырга?»
-
«БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАР КҮРДЕМ!»
Алтын эзләүчеләр торган җирләрдән башка илгә волонтер булып китә алыр идеңме? Уйга калдыңмы, дустым? Ә Африканың Гана республикасы егете Фарук Ганди ике дә уйламыйча ризалашкан. Ул кышкы каникуллар вакытында Башкортостанның «Тимербатыр» лагеренда эшләгән. Моның турында кичә күп кенә матбугат чаралары язып чыкты. Ә «Ялкын» бу егетнең үзен тапты һәм аның белән турыдан-туры элемтәгә чыкты.