“Әтнәдән соң хисләремне җыя алмыйм”
Әтнә үзәк китапханәсендә кичә районыбызның китап укучылары белән очрашып кайтканнан соңгы халәте бу язучы Гөлсинә Галимуллинаның. “Куанычтан шул дәрәҗәдә күңел касәм тулып кайтты Әтнәдән, әле дә шундагы хисләр белән тәэсирләнеп йөрим.