Габделфәт Сафин концертларында халык аягүрә басып җыр тыңлый
Чын халыкныкы булган артистлар, кызганычка каршы, бармак белән генә санарлык. Гасыр башында күчмә театр артистларының яисә җырчыларның кышкы салкында, җәйге челләдә, аннан да хәтәррәк – сугыш барган фронтларда спектакль, концерт куюлары белән бүгенге көндә җылы, матур сәхнәләргә чыгып, “җыр” сузулары кайчакта, хәтта мәзәк тоела.