«БӨКЕЛӘР» ДӘ КАВЫШТЫРА!
Тугызынчы сыйныф тәмам… Сарытау өлкәсе Ершов шәһәрендә туып үскән Алинә Шәрипҗанова Чаллыга җыена. Татар иленә, татар җиренә. Әтисенең апасы Наилә: «Син бит татар баласы, ичмасам татарча өйрәнерсең, безгә кил», – дип чакыра. Гәрчә, кыз катнаш никах баласы булса да (әнисе – урыс милләтеннән), гаиләдә аның киләчәге турында бернинди бәхәс тә купмый. Анда ул урта мәктәп тәмамлый, нәкъ менә Чаллыда музыка мәктәбендә укыганда таланты ачыла.