Сагыш тулы хатлар әле дә куыра күңелне (СУГЫШ КӨНДӘЛЕГЕ)
Сталинград казанында Икенче бөтендөнья сугышының хәлиткеч һәм иң күп корбан алган сугышы булган иде. Дошман ярты ел буе Дон елгасы, Волго-Дон каналы һәм Сталинград шәһәрен алу өчен көрәш алып барды. Ләкин кызылармиячеләр “Артыбызда – Россия! Бер адым да чигенмәячәкбез!” дигән лозунг астында, гомерләрен аямыйча, җиребезнең һәр карышы өчен көрәштеләр һәм немец гаскәрләрен Сталинград янында чолганышка алып, күпчелеген юк иттеләр, фельдмаршал Паулюсны һәм тагын 24 генералны, күпсанлы солдатларны әсирлеккә алдылар.