Йолдыз күңеле - җирдә...
Күзләрегезне йомып, җәйге аяз күк йөзен хәтерегездә яңартыгыз әле… Анда бихисап йолдызлар караңгылыкны ярып, җир йөзенә нур булып атыла. «Күр мине» дигәндәй янып торучылары янәшәсендә тыйнак кына «күз сирпүчеләре» дә бар… Бу ерактагы якты йолдызлар ачылмаган сер кебек, күңелне ымсындыра, күтәрелеп караган саен күңел күгенә якыная гына… Эстрадабыз күгендә дә кабатланмас тавышы белән халык күңеленә моң юллары салып, зәвыклы килеш-килбәте белән күзләрне иркәләүче, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән әсир иткән «җир йолдызлары» бар. Җыр дөньясында кабынган нур иясе генә түгел, гаилә учагын саклаучы сөекле хатын, сөйкемле өч йөрәк җимеше – балаларына газиз әни – Гөлназ Солтанова шундыйлардан.