Нурия ӘЛМИЕВА автор яңалыклары
-
Кыйнап үтерелгән 9 яшьлек Жаннаның үз әнисе: «Мин мондый хатаны дошманыма да теләмим»
Бүген Жанна Семенова үлгәнгә кырык көн. Мәрхүм кызны һәм аның өч туганын моннан өч ел элек Алексеевский районындагы «Забота» приютына урнаштыралар. Ә бу балаларның әти-әнисен, эчкечелектә гаепләп, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр.
-
Ни өчен мәктәпләр биш көнлек уку атнасына күчми?
Гадәттә яңа уку елы алдыннан «атнага биш көн укыргамы, алтымы» дигән мәсьәлә актуальләшә. Быел да шулай булып алды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов алты көнлек укуга каршы чыкты. «Безнең балалар белән эксперимент үткәрәләр диярсең, — диде ул. — Мәктәп укучылары билгеле бер күләмдә белем алырга тиеш, ләкин артык күп дәрес укыту зыянлы, тискәре нәтиҗә бирә. Балалар арый».
-
Киләсе атнада музейлар бушлай эшләячәк!
21-26 апрель көннәрендә республикабызда “Татарстан музейлар язы – 2018” акциясе үткәрелә. Бу хакта бүген Татаринформ матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
-
Алтын медальнең дәрәҗәсен күтәрмәкчеләр
Әйе, соңгы елларда бу бүләкнең кадере бетеп китте сыман. Дөресрәге, бетереп маташтылар. Педагог халкы 2014 елдагы вакыйгаларны яхшы хәтерлидер әле.
-
Язгы каникулны укытучылар ничек уздыра?
Мәктәп коридорлары балалар чырчуыннан тынып торган көннәр. Каникуллар. Укытучылар ни белән мәшгуль? Ничек ял итәләр? Шуны белештек.
-
Язгы каникул көннәрендә кайда, нинди чаралар уздырыла?
Балаларны шатлыклы вакыйга көтә. Төгәлрәге, алар аны — язгы каникул дигән шатлыкны үзләре зарыгып көтеп алды. Дүшәмбе көнне ягъни 26 марттан мәктәпләр ялга туктый. Хәер, туктый дип әйтү бик дөрес булмас. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О.Сулима әйтүенчә, мәктәп ишекләре ачык булачак. Өстәмә белем системасы үз эшен туктатмый. Балалар өчен төрле чаралар оештырыла.