Илүзә БИКЧӘНТӘЕВА автор яңалыклары
-
ҖӘЙГӘ ЭШ ТАБАСЫҢ КИЛӘМЕ?
Җәйге озын-озак каникулларны көтеп алмаучылар бармы монда? Мин, шәхсән, каникулларны, гомумән, дә яратмый идем. Җәйгесен дә, калганнарын да. Өйдә 3 ай буе нишләп ятмак кирәк?! Авыл балалары өчен борчылмыйм, аларны бик теләсәләр дә тик тотмаячаклар (бакчасы, мунчасы, мал-туары), ә менә шәһәрлеләргә 4 стена арасында нишләргә?
-
ШӘФКАТЬ, МӘХӘББӘТ ҺӘМ УҢЫШ СИНДРОМЫНА ИЯ КЫЗ
Инстаграм челтәрендә Ләйсән Зарипова дигән кыз еш очрый миңа. Ул – “Zumba” бию программасының фитнес-инструкторы, өстәл теннисы буенча күпсанлы ярышлар җиңүчесе. Беренче карашка, бу кызда Даун синдромы бар дип уйламассың да… Ләйсән һәрвакыт шат күңелле, көләч, кояштай балкып тора. Юкка гына әнисе аны, шәфкать, мәхәббәт һәм уңыш синдромына ия кыз, дип атамыйдыр. Рәмзия ханым – бөтен тормышын кызының үсешенә, аны өйрәтүгә, уңышларына бергә-бергә сөенеп яшәүгә багышлаган шәхес.
-
ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН?!
Өйләнешүчеләр – яңа тормыш коручылар турындагы соңгы мәгълүматларга күз салсагыз, Татарстандагы һәр дүртенче гаиләнең ике милләт вәкиле союзы икәнен күрә аласыз. Бүгенге исемнәр төрлелеге дә шуннан килә, күрәсең. Ел саен әти-әниләр тарафыннан 4500 тирәсе исем кушыла, шуның 1200е – уникаль.
-
БЛОГЕР БАЛАЛАР: АЛАР ӘТИ-ӘНИЛӘРЕННӘН ДӘ ПОПУЛЯР?!
Интернет челтәре популярлашу белән йолдызлар саны артып китте: җырчы, актер, модельләр рәтенә блогерлар да өстәлде. Социаль челтәрләрдә аккаунтың, әйтер сүзең, креатив фикерләвең булса – блогерлык дөньясына эз салынган дигән сүз.
-
«Әниләр һәм бәбиләр» — 5 йолдыз-әни сезне кунакка дәшә /фотолар/
21 апрель көнне Филармония концертлар залы балалар авазына күмеләчәк, ди. Чөнки биредә «Әниләр һәм бәбиләр» концерты көтелә. Әлеге уникаль концерт-проектта 5 йолдыз-әни һәм аларның гаиләләре, балалары катнашачак икән. Барлык нечкәлекләр хакында да катнашучы әниләрнең берсе, танылган җырчы Лилия Муллагалиева сөйләде.