Туган телдә укыту — педагогиканың нигезе
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары Европа белем бирү стандартларына якын китерелеп эшләнелә, дип белдерде «Мәгариф» ассоциациясе президенты, Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин. Казанда узган ата-аналар конференциясендә ул укытучылар арасында күп бәхәс уяткан сорауга аңлатма кертте.