Казанда ике ай эчендә полигоннарга 11 мең КАМАЗ чүп чыгарылды һәм 36-дан артык чүплек юк ителде
3 меңнән артык предприятие, 150 меңнән артык кеше һәм 12 процентка якын казанлы шәһәрне санитар чистарту чараларында катнашты. Ике ай эчендә Татарстан башкаласында урамнар, газоннар, парклар һәм скверлар, кварталлар эчендәге юллар һәм ишегаллары чистартылды, чүп өемнәре чыгарылды. Шәһәрнең 75 территориясендә үткәрелгән шәһәркүләм өмәдә урман-парклар территорияләре, Кабан һәм Идел елгаларының яр буйлары чистартылды.