САБАДА - ТОЗ “МӘГАРӘСЕ“ ачылды
Мөхәммәт тау янына бармаса, тау Мөхәммәт янына килә, диләр. Төрле авырулардан дәвалану өчен тоз мәгарәләре булган шифаханәләргә бару күпләр өчен хыял гына. Соль-Илецкидагы тоз күле дә бездән 821 чакрымда. Андый ерак җирләргә бару турында хыялланып та, мөмкинлеге булмаган райондашларыбызны шатландырырга ашыгабыз: мондый “мәгарә” хәзер Сабаның үзендә дә барлыкка килде.