Миләүшә Маликова автор яңалыклары
-
“Ул миңа яхшы гына түләгәннән соң, мин аның теләген үтәр өчен бер хатынга бозык җибәрдем”
Көндә ипигә килеп китүче тыйнак кына әбинең сөйләгәннәренә ышанып бетә торган түгел иде.Шушы яшенә җитеп кеше алдалап йөрмәс инде диптә уйладым.Ләкин ни булсада әби сөйләгәннәрдән чыгып, кемгәдер сабак буларак язам бу юлларны.
-
Әни икенче әти алып кайтты...
Редакциянең дүртенче катында соңгы тәрәзәдә ут сүнде. Нурсөя ташландык, иске 3-4 катлы йортлар яныннан бүген дә үз уйларына бирелеп салмак кына өенә атлады. Шул мәлне кай яктандыр үксеп бала елаганын ишетте. Үзенә үзе ышанмыйча шул тавышка колак салды. Елаган тавыш йорт хәрабәләре арасыннан ишетелә иде. Нинди бала булыр бу вакытта, соңдыр инде? Нишләп кергән ул анда? Бер-бер артлы аның башында төрле сораулар кайнады. Эш сәгате бетүгә карамастан, Нурсөя кабинетында 2 сәгатъ тоташ редакциягә килгән хатлар белән утырды. Хәзер унберенче яртылар чамасы хичшиксез бардыр инде. Хатын тавыш килгән якка таба китте.