Кем гаепле?
Мин яшь-җилкенчәк кебек атлыгып балачагым үткән авылга кайтып төштем. Дистә ел калада яшәп тамчы да үзгәрмәдем: татар телен дә, мәрхүмә әбием өйрәткән догаларны да, мичтә ул пешергән милли ризыкларыбызны да онытмадым. Мин бар булмышым белән чын татар баласы идем. Миндә татар каны ага!