«Яман чирдән савыга алмаячагын аңлап, соңгы үтенечен әйтә»
            
            
                                   Гомер үткән саен җирсү хисе арта, күңелдә ата-баба рухы көчәя икән. Зиратка гаять күп халык җыелды. Шәһәрдә яшәгән Хәбибне үзенең васыяте буенча туган авылына кайтарып җирләделәр. Үзенең яман чирдән савыга алмаячагын аңлап, соңгы үтенечен әйтеп өлгергән, ди.