МОРДВА КЫЗЫ Наталья САБИРОВА: КӨН САЕН БЕР-ИКЕ ТАТАР СҮЗЕН ОТЫП, СӨЙЛӘМЕМӘ КЕРТЕРГӘ ТЫРЫШАМ.
Татарстан күп милләтле республика. Ике йөзгә якын милләт вәкиле Татарстанны үз туган иледәй якын күрә. Чувашиянең Порец районы Напольное авылында туган Наталья Сабитованың Казанга килеп төпләнгәненә өч кенә ел булса да, үзен ул татар гаиләсе кешесе итеп хис итә. Ире Шамил белән Полина исемле кыз үстерәләр. Рус, татар, эрзя теллләрен су урынына эчүче Наталья өйдәгеләргә дә төрле телләргә мәхәббәт уятырга өлгергән.