«ҖИДЕ ГАРРИ» ОПЕРАЦИЯСЕ
Һәр 31нче декабрь көнне… Юк, юк, ашыкма, мунчага бару турында әйтмим лә… Һәр 31нче декабрь көнне телевизордан Гарри Поттер турында кино күрсәтә башлыйлар. Һәм, миңа калса, шулай булуы дөрес тә. Чөнки нәкъ менә Яңа ел алдыннан могҗизага ышану көче арта бит. Яңа ел каникулларында кем нәрсә эшләгәндер – белмим, шәхсән мин тылсымчылар турында кино карап рәхәтләндем.