"Әллә ничә хатын белән яшәп карадым, киләләр дә китәләр"
Беркөнне үзебезнең мәхәлләдәге кибеткә чыккач кайчандыр бергә эшләгән Маратны очраттым (исемен үзгәрттем). Байтак еллар ялгыз яши инде ул. Заманында вакытсызрак кайтып кереп, хатынын башка бер ир кочагында тоткач, фатирын хатыны белән ике баласына калдырып чыгып киткән иде