2018 ЕЛГЫ ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ: КӨНДӘШЛӘР БИЛГЕЛЕ. КАЗАНГА КЕМНӘР КИЛӘ?
Мәскәүдә 2018 елда Россия шәһәрләрендә узачак футбол буенча дөнья чемпионатының жирәбәсе уздырылды. Чемпионатта катнашачак 32 команда төркем этабындагы көндәшләрен белде. Россия футбол җыелмасы чагыштырмача җиңел төркемгә эләкте, ә Казанда төркем этабындагы уеннарда ук дөнья чемпионнарын күреп булачак.