Атна уртасыннан Татарстанга җылы һава торышы килер дип көтелә
Һава торышы

Атна уртасыннан Татарстанга җылы һава торышы килер дип көтелә

Атна уртасыннан Татарстанга җылы һава торышы киләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бүген һәм иртәгә төбәктә антициклон китергән салкын һәм, нигездә, коры һава сакланачак. Сишәмбе, 3 сентябрьдә, Татарстан көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +14, +19 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 4 һәм 5 сентябрьдә, республика территориясендә бераз җылыначак. Төнлә термометр баганалары нульдән 4 градуска кадәр төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 15 тән 21 градуска кадәр җылы булачак. 5 нче сентябрьдә генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Метеорологларның фаразларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 6 һәм 7 сентябрьдә, Татарстанда температура фоны тагын бераз артачак. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 17-22 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru


Нет комментариев