Бүген Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта
Һава торышы

Бүген Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта

Республикада урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә.  Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында секундына 16 метр тизлек белән исәчәк. Минималь һава температурасы +10..+12 градус. Көндез - +19..+21 градус була. 

Иртәгә, 24 майда аязучан болытлы һава була. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Көндез явым-төшем юк. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез - +11..+16 градус булыр дип фаразлана.

25 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем көтелми. Җил уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, көндез  +13..+18 градус булачак. Урыны белән туфракта -2 градуска кадәр кырау көтелә.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев