Гыйнвар башында салкыннар никадәр ныграк булса, җәй дә эссерәк булыр
Елның беренче аена халык сынамышлары
Салкын гыйнвар коры һәм эссе июль вәгъдә итә, гөмбә уңышы көзгә кадәр начар булыр.
Узган елның гыйнвар ае җылы булса, быелның гыйнвары, мөгаен, салкын булыр.
Гыйнвар җылы торса, март ае салкын булырга мөмкин.
Гыйнвар башында салкыннар никадәр ныграк булса, җәй дә эссерәк.
Гыйнвар җылы-соңгы язга.
Гыйнвар коры һәм салкын булса, елгаларда су нык кими — коры һәм эссе җәйгә.
Гыйнвар аенда кар явып, буран еш булса, җәен яңгыр еш явачак.
Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.
Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.
Чәүкә һәм каргалар һавада очып әйләнсә – кар явар, карга утырсалар – җылыга, агачларның өске өлешенә кунсалар – каты суыкларга;
Чыпчыклар чыркылдашса – җепшетә;
Гыйнварда тукран шакылдата башласа – яз вакытыннан алда килә;
Гыйнварның икенче яртысында кояшлы көннәр – яхшы уңышка;
Сукыр тычкан гыйнварда оясыннан чыкса – май салкын була;
Гыйнварда март булса, мартта гыйнвардан курык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев