Иртәгә Татарстанда томан көтелә
Һава торышы

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

5 октябрьдә һава температурасы көндез +10 градуска кадәр җылыначак.

Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә минималь һава температурасы +4 — +6 градус булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Һава температурасы +10 градуска җитәчәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев