Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.
Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе төнлә һава температурасы -24...-29 градус салкын, урыны белән -32 градус булачак. Бу көнне явым-төшем ихтималы аз.
18 февральдә шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, көндез -16…-21 градус фаразлана.
Җомга һәм шимбә вазгыять үзгәрми диярлек. Төнлә һава температурасы -20…-27 градус, көндез -15…-20 градус булуы көтелә.
Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев