Татарстанда яшәүчеләрне көчле җил һәм томан турында кисәттеләр
Дүшәмбе Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә
Фото: © «Татар-информ»
Дүшәмбе Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән республикада томан төшәчәк.
Төнлә һәм көндез җилнең көчәюе фаразлана. Аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
18 ноябрь көнне Сабада көндез +2°...+3°, төнлә +1°...+2° булачак, иртә белән карлы яңгыр.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yasaucelarne-kocle-il-ham-toman-turynda-kisattelar-5896399
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев