Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә
Төнлә һава температурасы 0...-4 градус, көндез +6 градус булачак.
Синоптиклар 23 апрельдә Татарстанда һава шартлары начарлануы турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез урыны белән көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан искән җил көчәйгәндә секундына 21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Шулай ук республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы буран, ә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы 0...-4 градус, көндез +6 градус булачак.
Фото: архив
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев