Саба таңнары

Сабинский район

18+
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Синоптиклар көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюен фаразлый.

Синоптиклар 30 июньдә көндез һәм кич Татарстанның кайбер районнарында яшенле яңгыр, шулай ук көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюен фаразлый. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, республиканың көньяк районнарында кайбер урыннарда көчле яңгыр явачак. Боз да яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +18..+13 градус, ә көндез +22..+27 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев