Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин
Һава торышы

Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин

Көндез 18-23 градус җылы булачак.

25 августта Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртәгә кайбер районнарда томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә көньяк-көнбатыштан, көндез төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, вакыты белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +9..+14 градус булачак, көндез - 18-23 градус җылы.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar


Нет комментариев