Яңа ел төнендә Татарстанда кар явачак һәм җылы булачак
Һава торышы

Яңа ел төнендә Татарстанда кар явачак һәм җылы булачак

1 гыйнварга каршы төндә Россиянең кайбер төбәкләрендә, шулай ук Татарстанда җилле һава торышы көтелә.

Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанда да, 1 гыйнварга каршы төндә җылы булачак. Температура нормадан 7-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» яза.

«Температура -2 градуска +2 градуска кадәр булачак», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук Яңа елда бераз кар явачак һәм 10-11 метр тизлектә җил исәчәк.  

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев