«Авылым бизәкләре» сәхифәсе: Авыл йөзе - күркәм кешеләрендә
Бүгенге сәхифәбез Аккүл Бигәнәй, Казанчы Бигәнәй авылларына багышлана.
Байлар Сабасыннан 10 чакрым ераклыкта урнашкан Аккүл-Бигәнәй авылында – 163, Казанчы-Бигәнәйдә 138 кеше яши.
Тарих битләренә күз салсак...
Фәрит абый Галиев, Казанчы Бигәнәй авылында тумаса да, аларны әтиләре бирегә алып кайтып яздыра. Фәрит абый сәгатьләр буе авыллар тарихы турында сөйләп утыра ала.
“Казкаш елгасы ике Бигәнәйне аерып тора. Элек алар бер-берсеннән ерак урнашкан. “Казанчы” – хөкүмәтнеке (“казначей”), Бигәнәй – ягъни, “би” – бай, “иганәче” – ярдәм итүче дигәнне аңлата. Аккүл авылында зур сазлык күл булган. Биредә җир астында, подвалларда күпчелек марилар яшәгән,” – дип, тарих битләренә күз салды Фәрит абый.
Заманында аның Фәрит Гали Солтани тәхәллүсе аша гәҗит-журналларга да авылдашлары, таныш-белешләре турындагы мәкаләләре басылып чыккан.
Фәрит абый – мөгаллим. Ул 50 ел балалар укыткан. Бүгенге көндә Фәрит абый Сабада яши, ә җәй көннәре Казанчы Бигәнәй авылына кайтып тора.
Чиләбе – Бигәнәй арасы, еракмы икән барасы?!
Аккүл Бигәнәй авылы килене Рәзинә Морадым кызы Зиннурова Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы Султай авылы кызы. 1939 елның 22 августында икенче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе Морадым абый Бөек Ватан сугышына китә. Әнисе Рабига апа сугыш барган елларда Урал тауларында агач кискәндә, бик нык суык тидерә һәм озак та үтми вафат була.
“Мин үземне хәтерләгәннән бирле, без – 3 бала әбидә яши идек. Әби безгә дә әнинең чире йокмасын дип, аерым үстерде. Әни абыйларында торган вакытта апасы янына килгән җирдән безнең белән очрашып, кочаклыйсы килеп безне чакыра иде, ә без качып китә торган булдык”, – ди Рәзинә апа, әнисе турындагы хатирәләрне яңартып.
Мәктәптән соң югары уку йортына керү бәхете эләкми аңа, икенче елда гына читтән торып Цвиллинг исемендәге Чиләбе педагогия университетына укырга керә. Әти-әнисез үскән кыз укыган вакытында төзелештә дә, заводта да эшли. Укытырга кайткан җиреннән җор телле Гомәр исемле егет белән кавыша.
“Бигәнәйгә кайтасы түгел идек без. Чиләбедә калу иде теләгем. Тик апам иремнең туган ягына кайтып, урын өстендә яткан әнисенең рәхмәтен алырга киңәш итте. Аллага шөкер, әнине кадерләп карап соңга юлга озаттык,” – ди Рәзинә апа.
Бигәнәйдә рус телен укыткан, директор булып эшләгән ул. Яше сиксәннән артык булса да, тик торуны һич белми Рәзинә апа. Аның туку станогына хәтле бар.
Рәзинә апа бәйли дә, китап та укый, хәтта социаль челтәрләрдә дә утыра. Гәрәп телен үзлегеннән өйрәнеп, Коръәнне дә укып чыккан. Олы яшьтә булуына карамастан, сыер асравы белән дә яшьләргә үрнәк булып тора ул.
“Рәсемнәрне начар ясыйм диеп, уйладым...”
Рәзинә апаның кызы Дания апа да (фотода) кул эшенә бик оста. Ул рәсемнәр ясый, картиналар иҗат итә. Бәләкәй вакытыннан ук рәсем ясарга яраткан кызны әнисе Казанга алып китә. Сәнгать училищесына бара алар. Ләкин Дания апа керәсе группаның тулуы мәгълүм була. Шуңа күрә Дания апа педагогия училищесын сайлый. Аны тәмамлагач, Казан педагогия университетының география факультетына читтән торып укырга керә.
“Соңыннан шунысы билгеле булды – мине сәнгать училищесына кабул иткәннәр. Әмма әнинең, училищеның подвалдагы остаханәсендә тузанлы, балчыклы булуны күреп, мине анда кертәсе килмәгән. Ә мин рәсемнәремне начар ясыйм дип, уйлап йөрдем,” – ди Дания ханым Фатхрахманова.
Шулай да Дания апа көтмәгәндә үзенең хыялын тормышка ашыра, картиналар ясый башлый.
“Лаеклы ялга чыккач, олы улым буяулар алып кайтып бирде. Ныклап эшкә тотындым. Заказга портретлар ясыйм. Күбрәк пейзажга өстенлек бирәм. Узган ел курслар тәмамладым. Мастер-класс үткәрү дә хыялда бар,” – ди Дания апа.
Картиналар ясауга ике атна вакыты китә икән, бу буяуларның кибү вакыты белән бәйле. Акрил белән буялган картиналар тизрәк ясалса, майлы буяулар озаграк кибә.
Агачлар да буйсына
Аккүл Бигәнәй авылының тагын бер таланты белән таныштырасы килә. Илфат Гыйльметдинов буш вакытында агачтан эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә.
“Агач белән кечкенәдән кызыксынам. Мәктәптә укыганда ук агачтан кисеп әйберләр ясый идем. Хәзерге вакытта “Woodmoss” исеме астында эшлим. Инглиз телендә, “Wood” – агач, “moss” – мүк дигәнне аңлата. Бу исемгә без үзебез куллана торган ике материалны куштык”, – ди Илфат.
Ул үзмәшгуль булып теркәлгән. «Озон» интернет-кибете аша да товарларын сата. Кулланучылары күбрәк эре шәһәрләрдән.
“Имән һәм корыч-агач кулланам, чөнки ул агачлар тышкы яктан матур, өстәвенә нык та санала. Шулай ук стабилизацияләнгән төсле мүк тә эшләнмәләремдә бар. Менажницалар, куна һәм сервировка такталары, балдакларга тартмалар, тоз-борыч савытларына аскуйма, визит карточкаларына тартмачыклар, телефон өчен терәткечләр эшлим. Шулай ук территорияне бизәү өчен җил тегермәннәре, коелар да ясыйм”, – ди оста куллы Илфат Гыйльметдинов.
Картаерга ашыкмый
“Эх, яшь чакка кире кайтсам, – дип, тальянда өздереп уйнап җибәрде Тимершәех абый Вәлиев. – Яшь вакыт үтте дип, картаерга ашыкмыйм. Күңел һаман 18дә”. Тимершәех абый район күләмендә узган “Уйнагыз, гармуннар” конкурсында да катнашып, үз яше буенча җиңүләр яулаган. Хәзер дә Сабантуйларыннан калганы юк, бәйрәм ялларында капка төбенә чыгып утырып, күршеләрне дә җырлата, биетә икән.
1958 елда яшьли сөйгән яры Сөембикә апа белән гаилә тормышын корып җибәргән. Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә Сөембикә апа вафат. Тимершәех абый кече улы гаиләсе белән бик матур, тату гомер кичерә.
Күңелләрне күтәрүче “Мизгел”
Бигәнәй авылы “Мизгел” халык театры булуы белән дә үзенчәлекле.
“Авылда мәдәниятне яратучы, оста, талантлы кешеләр яши. Спектакльләр уйнарга да бик теләп йөриләр. 2000 елда халык театры исеме алдык. Шуннан бирле спектакльләр куябыз. Яшь вакытта сәхнәдә уйнаучы үзешчәннәрнең дә үзләрен алыштырырдай дәвамчылары үсеп килә. Өйрәнгән спектакльләрне үзебездә генә түгел, башка якын-тирә авылларга да барып куябыз. Халык бик яратып кабул итә. 2023 елда яңа состав җыеп, Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен өйрәндек. Спектакльдә авылның төрле өлкәдә эшләүче үзешчәннәре катнаша. Октябрь аеннан башка авылларга да чыгарбыз дип планлаштырабыз. Бу спектакльне сайлавыбызга һич кенә дә үкенмибез,” – ди мәдәният йортында 20 еллык стажы булган режиссер ярдәмчесе Рамилә апа Корбанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев