Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым бизәкләре" сәхифәсе

«Авылым бизәкләре» сәхифәсе: Мишә буендагы Кызыл Мишә

Кызыл Мишә – районда исеме рәсми төстә үзгәртелгән бердәнбер авыл. 1940 елга кадәр бу торак пунктын Бөкмеш дип йөрткәннәр.

Кызыл Мишә – районда исеме рәсми төстә үзгәртелгән бердәнбер авыл.  1940  елга  кадәр бу торак пунктын Бөкмеш дип йөрткәннәр. Исеменең килеп чыгышына бәйле берничә риваять яши.  Беренчесе: авылда көмешче һөнәрчеләр яшәгән һәм алар төймә урынына файдаланыла торган каптырма бөккәннәр. Шушы “Бөгү” сүзеннән авылны Бөкмеш дип атаганнар, имеш. Икенчесе,  авылның Мишә елгасының бөгелеп торган урынына урнашуы белән бәйле,  шуннан килеп чыккан диелә. 1924 елга  кадәр Бөкмеш Казан губернасы Мамадыш  өязенең  вулыс үзәге булып торган. Конторасы  Шекшедә урнашкан. Бөкмеш  вулысына кергән  16 торак пунктта 10967 кеше яшәгән.  1924  елда  вулыс  Сабага  кушыла.  1940  елның 11 апрелендә ТАССР Югары  Советы Президиумы Бөкмеш  авылын Кызыл Мишә дип үзгәртү турында  карар  чыгара.

Китапханәче  Гөлнәзирө Әүхәдиева авыл тарихына кагылышлы бай  мәгълүмат туплаган. Аларда  язылганча,  авылга Көмешшәех исемле  кеше нигез  салган булырга тиеш. Рәсми  чыганакларда торак пункт 1619 елдан  билгеле. 1782  елда авылда 128 ир-ат  яшәгән. (Имана җире  ир-атларга гына бирелгәнлектән, хатын-кызлар халык санына  кермәгән) . Егерменче  йөз башына авылда ирләр  меңгә  җиткән. Авылда тимерчелек, өч  сәүдә ноктасы булган, 25ләп хуҗалык  итек басу белән  шөгыльләнгән. Шаһибай  йортында  урнашкан акушерлык  пунктында бала да таптырганнар.  1920 елларда  халык  саны  кимүгә таба  китә.   Хәзерге  вакытта Кызыл  Мишәдә  130  йортта 321  кеше  яши. Авылда  элек-электән уңган, тырыш халык гомер иткән. Сәхифәне әзерләгәндә шулар арасында иң-иңнәре,  авылдашлары  арасында ихтирам ителгән  гаиләләр, һөнәр  ияләре белән таныштык. Элегрәк авыл  уңганнарының күркәм эшләре-шөгыльләренә багышлап газетада бирелгән язмаларны кабатламаска тырыштык.

 

Җиде бала  үстергән 

Мисалга,  Кызыл Мишәдә соңгы елларда иң  күп бала үстергән  ана Ризәлә Ризван кызы Хәбибуллина булып  чыкты. Аңа “Ана даны” медале 2004 елда бирелә. Ике генә туган үскәнгәме, Ризәлә яшь чагында, кияүгә чыксам, биш  бала алып  кайтам, эшләргә кеше күп була, дигән уйны  күңеленә салып куя.  Алты яшендә чәчәк авыруыннан  соң  дөм сукыр калган әти белән үсә ул.  1929 елгы Ризван абый, әлбәттә,  кул кушырып утырмаган. Колхоз атларының сбруйларын  төзәткән, себеркеләр бәйләгән.

“Әни Гадения исемле иде. Безне җил-яңгыр тидерми үстерделәр. Беркем дә, әтиең  сукыр, дип  кимсетмәде. Бик зиһенле, җырларга оста  иде. Безгә бернинди дә авырлык  китермәде. Мин. әти инвалид булгач, авылдан китмәдем. Урта мәктәптән  соң,  клубта, бухгалтерлар  курсында  укыгач,  колхозда  учетчы булып  эшләдем. 1985 елда кияүгә  чыктым. 1986 елда  кызыбыз Эльза туды. Аннары Рәдилә, Ләйлә, Фәндүс, Рүзәл дөньяга  килде. 1999 елда Әдиләне  алып  кайттым. Иң кечесе Камил – 2008 елгы, 8нче  сыйныфта  укый.  Акчалы малай булды ул: аңа Ана капиталы алдык. Шулай итеп, ходай миңа 5  урынына 7 бала бирде.  Фәрештәләрнең “Амин”  дигән чагына туры  килгәндер инде.

Балаларыбыз характерлары белән әтиләренә дә, миңа да охшаганнар. Бик тәртипле булдылар, йөзгә кызыллык  китермәделәр.  Инде  өч  кызымның  үз тормышлары. Әни кеше буларак, берсен  дә киңәшләремнән  калдырмыйм. Бер-берегезне  какмагыз, ярдәмләшеп  яшәгез дим.  Бергә җыелганда 16  кеше,  апайлар да кайтса,  20 җан булабыз. 2019  елда тузган торак программасында катнашып салынган  йортыбыз бик иркен. Нурислам гына иртә китеп барды”,–дип таныштырды безне үз тормышы белән күп балалы әни.

Ире дә бик бала җанлы кеше булган  аның. Нурислам Шәмәрдән газ  кудыру станциясендә, трассада,  аннары “РАФФ” җәмгыятендә төзүче булып  эшләгән. Соңгы елларында авылына  кайтып, тракторга  утырган,  кыр батыры  булып танылган.  

Ана булу мәхәббәткә һәм шатлыкка коену гына түгел, ә җиңел булмаган көндәлек хезмәт тә. Әниләр бәйрәме алдыннан Ризәлә ханымның шушы каһарманлыгын бәяләп тагын бер истәлекле  вакыйга   көтә. Аңа 2021 елда 7 бала  үстерүчеләргә  булдырылган    «Ата-ана фидакарьлеге» медале  тапшырылачак.

 

Сыерлар – видеокүзәтүдә 

Мал асраган кеше белә: сыер  бозаулату мәшәкатьле эш. Төнгә  калса,  йокың йокы булмый,  абзардан  кереп тормыйсың. Авырдан бозауларга, чүбен ашарга мөмкин бит. Дилбәр һәм Фаиз Нигъмәтҗановлар исә мәсьәләне заман технологиясен  файдаланып  хәл иткән: абзарга  видеокамера  куйганнар. Бозаулар  вакыты җиткәч, сыерларын  өйдәге телевизорны гына  кабызып карыйлар. Сәгать саен киенеп, янына  чыгып йөрмиләр. Җайлы  бит,  килешәсездер.

“Фаизнең идеясе,– ди Дилбәр ханым. - Туганы үзләренең территориясен карап тору өчен видеокамера куйдыргач, башына, моны сыер абзарына көйләсәң була икән, дигән уй  килгән. Инде 5нче ел файдаланабыз. Камера төнлә дә яктыртып күрсәтә. Башта   4  сыер тоттык. Хәзер икегә калдырдык. Берсе әле 8 февраль дә генә бозаулады. Телевизордан сыерны күздән  ычкындырмадык инде. Камера  үзен  аклый”.

Авылда Нигъмәтҗановлар тәҗрибәсен тагын бер гаилә кабатлап караган. Без тапкыр шулай камерадан күзәтеп бозаулатканнар,  җайлы икән дигән нәтиҗәгә килгәннәр.  Соңрак аерым бер сәбәпләр аркасында сыерларын сатканнар.

Нигъмәтҗановлар үз көчләре белән капка төпләреннән ерак кына түгел агучы чишмәгә дә  бик матур итеп өйчек эшләп куйганнар. Икенче төрле әйтсәк, яңа сулыш өргәннәр.

“Авыл Советына  мөрәҗагать иткәч,  җирлек  башлыгы “Тимершык” хуҗалыгыннан кулланылмый торган  блоклар  алып  бирде. Аларны идәненә җәйдек.  Өйчекнең түбәсен  ябар  өчен ике көн рәттән ”Калина” белән Казанга  барып черепица алып  кайттык. Бер рейста гына машинага  сыймады.  Ремонт  60 меңгә төште. Эшләгәндә күршеләр дә булышты”, – ди Дилбәр.

Хәзер чишмәнең саф суын алырга күрше  урамнардан да  киләләр, шәһәрдән  кайтучылар да  алып  китәләр.  Аның янына туктап бит — кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була.

Соңгы вакытта Дилбәр тагын  бер  игелекле  эшкә  алынган. 1830-1915 елларны эченә алган метрика кенәгәләрен   аудиоязмада тыңлап  компьютерга  текст итеп  кертә. XIX гасырдагы гарәпчә язуларны  Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылыннан Зыятдин хәзрәт өйрәнгән һәм  яздырган. Язма компьютерга кертелеп беткәч, Дилбәр ханымның  авылдашлары  аны  нәсел шәҗәрәләрен төзү файдалана алачаклар.   

 

Авылның  иң  өлкән акъәбисе 

Рауза Нуриәхмәт кызы  Шакирҗанова - хәзерге  вакытта Кызыл Мишәнең  иң  өлкән кешесе. Быел  акъәбигә 93  яшь тула.  Йөзне вакласа да, әбинең зиһене ачык, хәтере әйбәт әле. Сөбханалла, күзләре дә күрә, колаклары да яхшы ишетә. Өйдә әкрен генә йөреп  тора. 

Сугыш башланганда Рауза әбигә 10 яшь була.  Әтисен Иркутск якларына  урман  кисәргә киткән җиреннән  фронтка алалар.  Ике  сеңлесе  яшьрәк. Йорт эшләрендә әнисенә Рауза булыша.  Уфалла  арбасы  белән утын  урманнан  утын ташый, ипи пешерер өчен басудан черек бәрәңге җыя, 30 чакрым ераклыктагы Чүриле базарына барып май саталар. Колхоз  эшеннән дә калмый.

“Әти кызларымны кочып үпсәм, үлсәм дә үкенмәс  идем дигән. Аллага  шөкер,  исән-сау  йөреп  кайтты. Сугыш бетте дип, тормыш кына җиңеләймәде. Яфрак пешереп ашадык. Соңрак почтада  эшли башладым. Көн аралаш Сабага җәяүләп барып, хатлар, гәҗитләр алып кайта,  ике  авылга өләшә өләшә  идем. Аннары трактор бригадасында  учетчы  булдым.  Механизаторлар белән рәттән  хезмәтемә миңа  да  ашлык тигәч, авылда, Нуриәхмәтнең орчык  кадәр  кызы 10  центнер икмәк алган,  дип сөйләделәр. Менә шуннан  соң гына тамакларыбыз  туя башлады”, – дип хәтерен  яңарта Рауза апа.

Ул лаеклы  ялга иминият агенты  булып эшләп чыга.  Ире Ясәви Нигмәтҗан улы белән 59 ел тату яшиләр, 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Рауза  апа  янәшәсендә Рушаны бар. Фирәисләре күп  еллар газетаның  актив  хәбәрчесе  иде. Авылның абруйлы кешеләре, үткәрелгән  чаралар турында язмалар  җибәреп торды.

“Фирәис мине 1990 елда  Мәскәүгә алып барды, бер атна   йөреп  кайттык. Дөнья  күрдем. Бик  сагынам  үзен”,–  күз  яшьләрен   сөртә  улын иртә  югалткан ана.

Аңа  Ходай сабырлык  бирсен дип телик.

 

 

Кызыл Мишәдән  сугышка 125 ир-егет  китә, 90ы  яу  кырында  ятып  кала.

 

Алтын  куллы  Дамир 

    Чананың  кирәге – кыш,  арбаның  вакыты  җәй  дигәндәй, яз җитүгә, үзлегеннән   күп һөнәргә өйрәнгән  Дамир  Таһировның да   авылдашларына  кирәге  чыга башлый.  Бакчалы-маллы  кешенең мәшәкатьләре техникага  бәйле бит. Ә трактор һәркемдә дә юк.

”Безнең Дамир авылның  уңган-булган егетләренең берсе. Бакчага бәрәңге  утырырга, рәт арасын  эшкәртергә  күпләр аны көтеп тора. Ул  арада  өлгергән печәнне чабарга да  аны  чакыралар. Ике шәхси тракторы бар. Төп эшеннән  кайткач, шуларның берсен кабызып  алып  чыгып  китә. Ул арада  анысын  кайтарып икенченә  утырып  чыгып   китә. Барысына  да өлгерә, беркемнең дә гозерен  аяк  астына  салып таптамый. Бик  эшчән,  кулыннан  килә торган  егет”,– ди Гөлнәзирө Әүхәдиева аның турында.

Дамир бик оста эретеп  ябыштыручы  да  икән. Узган  ел халыктан акча  җыелып, зират  коймалары тотылган. Анда да бөтен тимер  ябыштыру, зират өен ясау мәшәкатьләре Дамир  җилкәсенә төшкән.  Дамирның төп хезмәт  урыны  – “Тимершык” бүлекчәсендә  эретеп  ябыштыру цехы.

“Аннан башка  хуҗалыкта бер эш тә бармый. Фермада да, паркта да ул  кирәк. Нинди  матур  сүзләрең бар, шикләнмәчә  яза  аласың”,– диде  бүлекчәнең баш агрономы Дамир Мөхәммәтшин адашы турында.

Гаиләсендә тәртипле, үрнәк  әти  дә  ул.  Тормыш иптәше Людмила Ивановна белән ике  ул үстерәләр.   

 

 

2022 елда Кызыл-Мишә авылында халыктан җыйналган үзара салымга М.Җәлил урамының юлы ремонтланган. Быел зират төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X