Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым бизәкләре" сәхифәсе

«Авылым бизәкләре» сәхифәсе: «Нәкъ урман артында бардыр...»

Район үзәгеннән көнчыгышка таба 17 чакрым ераклыкта урнашкан Язлы Арташ авылы зур түгел.

1920 елда биредә халык  саны  458гә  җитә дә һәм шуннан  соң  кимү  ягына  үзгәрә.  Сәбәпләре бар. 1914-1921 елларда  Беренче  бөтендөнья һәм гражданнар  сугышына 96 кеше китеп, 13е кире әйләнеп кайтмаган. 1921-1922 елларда  ачлыктан 64 кеше үлгән. Бөек  Ватан  сугышында Язлы Арташ 43 кешесен  югалткан.   Халык  саны ничек  кимемәсен! Хәзер  33 хуҗалыкта 78 кеше  яши.

Авыл 1680 елдан – Починок Азларташ, ә революциягә кадәрге чыганакларда Тарлау (Тарлово) буларак мәгълүм. Халык  янгыннардан  зур  зыян   күргән. 1911  елда –30,  1936 елда –7, 1939 елда 15 хуҗалык янып көл булган. XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, вак-төякләр кибете эшли. Хәзер  клубы, фельдшер-акушерлык пункты, «Фатима» мәчете (2013 елдан) бар.

 

Беренче танышу

Язлы Арташ белән танышуны мәдәният  учагыннан башладык.

Клуб  мөдире  Эльмира  Фәттахова балалар  өчен авылның  шигъри җанлы  кызы Динара  Хисаметдинова (Якупова) белән очрашу үткәрә иде. Шау-гөр   киләләр. Мәдәният елына бәйле күңелле  чара оештырганнар. Чөнки Динара шигырьләрне һәркем   күңеленә үтеп  керерлек итеп яза.

“Каләм тибрәтүем мәктәп елларына барып тоташа. Әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәтне укытучыларым Рушания Хафизова, Әнисә Арикиева уятты. Шигырьләрем “Саба таңнары” газетасында   күренә башлагач – бала-чагага күп кирәкмени –  иңнәремә канат  куелды. Укуымны да шул юнәлештә дәвам иттем.  Университетның журналистика бүлеген  тәмамладым.  Балык Бистәсе районы егетенә  кияүгә  чыктым. Тормыш син дигәнчә генә  түгел: улым үзенчәлекле булып туды, хәзер бар  көчемне  аңа бирәм. Шулай  да иҗатымны туктатмадым.  Кешеләргә матурлыкны җиткерәсем килә. Негатив болай да күп. Иҗат җимешләремне Вконтакте битләренә  куям.  Төп  илһам  чыганагым – авыл, бигрәк тә җәйне яратам, табигатькә чыгып китәм дә, кошлар, агачлар  белән сөйләшеп шигырьләрем туа”,– ди Динара.

Аның шигырьләрен   газетабызның  алдагы саннарында  укырсыз әле. 

 

Зар белмәс кешеләре

Урманга орынып торган Язлы Арташның табигате генә түгел, кешеләре  дә сөйкемле. Ачык йөзлеләр,  кунакчыллар, бер зарлану сүзе ишетмәссең! Киләчәккә  ышаныч белән караучылар.  

Шунысы да бар: үз гомерендә   ачысын-төчесен татыган кеше зарны белми бит ул, булганына  шөкер кылып  яши. Илдә  аяусыз сугыш барган 1942  елда дөньяга  килгән Саимә апа Газизованың да балачагы  сагынырлык  түгел.  Әтисе Ибраһим Исмәгыйлов яуга  киткәндә 20 көнлек сабый була  ул.

“Күп  елаганмын. Әни тынычландыра алмагач, йомшак  җиремә суккалап та  куйган. Апаларым,  әни,  сукма  инде,  ачка  елый  бит ул, дип әйтә торган булганнар. Ашарга  каян килсен! Туганнарым безнең өйгә якын  елга буендагы кычытканны үзебезнеке дип санаганнардыр  инде. Башкаларның  да  ашыйсы килә бит. Елгадан  үлән җыючыларны күргәч, апаларым, әнә Хабибҗамал әби тагын безнең  кычытканга килде, дип  уфтанганнар.  Әти  яуга, мин  кайтканчы дәү булып  үс, яме, дип ике битемнән  үбеп  чыгып  киткән. Шуңа   күрә әни, кызы  үсеп бетте, үзе һаман  кайтмый, дип еш елый торган  иде. Кайтмадылар шул. Абыем Мәхмүт фронттан аякка  кияргә сорап  язгач, аңа җылы оекбашлар һәм бәрәңгене киптереп посылка салганнар. Озак та үтми, командирлары посылканы  алуы, ә Мәхмүтне үз  куллары белән җирләве турында хат язган. Әти хәбәрсез югалган. Безнең авылда аталы-уллы сугышка киткәннәрнең берсе дә  кайтмаган”,– дип  сөйләде  хезмәт  ветераны.

Авылның иң өлкән кешесе хәзерге  көндә улы Илгиз, килене Гөлчәчәк тәрбиясендә  яши. Җиде оныгы, өч оныкчыгы бар. “Каенанам белән 35  ел бергә  тату яшибез.  Балаларны үстереште, карашты, әле дә аяк  өстендә, йорт эшләрендә без гел бергә”,– ди  килене Гөлчәчәк. Илгиз техникалы үзмәшгуль. Авыл халкының бәрәңгене утыртуда,  кирәк икән,  печән пресслауда  һәм башка хуҗалык  мәшәкатьләрендә   төп таянычы.

 

 Мөхәрләмовлар – авыл киләчәге

Бу, чыннан да, шулай.

“Тормыш иптәшем Гөлчәчәк белән ике  ул үстердек. Инде 6 оныгыбыз бар. Барысы да әти-әниләре белән авылда  яшиләр. Төп  йортта безнең янда улыбыз Рөстәм  калды, Инсаф башка  чыкты”,– дип  горурлана Илсур  Мөхәрләмов.

Ул  үзе әтисе  һөнәрен дәвам итеп, 26 ел электр белән  эретеп  ябыштыручы булып эшләгән. Аңарчы  Казанда ташчы һөнәрен  үзләштереп, йортлар  салган. Әмма шәһәргә ияләнә алмыйча, туган  авылына кайткан. Хатыны да авыл хуҗалыгы кадры: 30 елдан артык сыерлар сауган. Киленнәре дә эш  сөюче гаиләләрдән.

“Мин үзем Кукмара районыннан. Булачак ирем  Рөстәм белән очраклы гына  таныштык. Ике  елдан соң  шушы  йортка  килен булып  төштем. Әткәм-әнкәм һәм олы әби мине ничек  якты   йөз белән  каршы  алган  булсалар, хәзер дә һәрчак җылы  карашларын  тоям. Олы әби белән өч ел бергә  яшәдек.  Авыл  кечкенә  булса да,  кешеләре тырыш, ачык  күңелле.  Алар  белән уртак телне тиз таптым. Иремнең әти-әнисе дә бәхет  эзләп читкә чыкмаганнар. Безнең  дә тормыш иптәшем  белән   каядыр  китү уебызга  да килеп  карамады. Көннән-көн  авыл  халкына  яңа  мөмкинлекләр тудыра торалар. Үзем  Олы  Арташ мәктәбендә  завуч.  2014  елда  “Яшь  гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасына таянып һәм  үз  көчебез белән  йорт салып  чыктык.   Илләрдә тынычлык  югалуы гына  барыбызны  да  борчый. Күкләребез аяз, дөньялар имин булсын  иде”,– ди Гөлшат Тәфкил  кызы.

Мөхәрләмовларның икенче  киленнәре Чулпан да (Курсабаш  кызы)  укытучы. Лесхоз  урта  мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеменнән укыта. Гаиләләрендә өч бала үсә. Инсаф – “Нырты” предприятиесенең  баш агрономы. Алар  да яшь  гаиләләргә дәүләт  ярдәме  программасы буенча ипотека  алып  йорт салып  чыгалар.

  “Мин шәһәргә барып яши  алмас идем. Авылда тынычрак, иркенлек,  табигате  матур,  балалар  үстерергә дә тыныч,  машиналар  тыз-быз йөреп тормый”,– ди Чулпан Хатыйп  кызы.

Кызлары Сылуга – 3, Инзиләгә – 10, Әдиләгә 12  яшь.

 

Музейлы йортта

Озатып  йөрүчебез  – мәдәният хезмәткәре алып кергән чираттагы йортта  яшәүче  Вәзилә апа Гаязова безне тел байлыгы, сөйләм  культурасы белән  җәлеп итте. “Аның зыялылыгына   күпләр соклана”,– диде Эльмира ханым да.  Мөхтәрәм  зат авыл тарихын хәйран  өйрәнгән,  муллалары турында  байтак  мәгълүмат туплаган. 

“Тарлау  тарихи  чыганакларда XVI йөздән телгә  алына. Ә безнең  ир-атлар зиратны  җыештырганда  бик борынгы кабер  ташы табалар. Анда шамаил  шикелле итеп  “Мулла Фәтхетдин мулла Әюбеттдин  углы. 1410  елда туды, 1487 елда вафат“ дип  язылган була. Икенче  ягында иске имля белән язылганын Казан галимнәре дә укый алмады.  Димәк,   авыл без белгәннән дә борынгырак булып  чыга. Мин муллалар турында мәгълүмат туплый башлаган  идем, ничектер  тукталып  калдым. Эшне дәвам итәсе  иде”,– ди Вәзилә Гаязова.

Үзешчән тарихчы авылның  киләчәгенә оптимизм белән  карый. Алар Илгизәр абый белән гаилә  корган 1980 елда авыл төптән  купкан  кебек була.

“Кайсы Шәмәрдәнгә, кайсы Кукмарага күченде. Без китмәдек, шушында калдык. Бетермибез әле Тарлауны.  Яшьләр йортлар  төзи. Иң олы  оныгыбыз быел армиядән кайта. Оныкларым тагын була  әле,  Алла  боерса”,– ди  Вәзилә ханым килененә күрсәтеп.

 Улы Нур да әнисе кебек  үткәннәр белән кызыксына. Йортлары  каршындагы сарайда  музейга нигез салуы шуның бер мисалы. Инде  шактый экспонатлар туплаган. 1850 елгы  самавыр  алып, чабагач, күмер үтүге, мичтән ипи ала торган агач  көрәк, кул тегермәне, оста куллы Гаяз бабасының эш  кораллары  һәм башкалар  биредә үз урынын тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев