Гасырлар серен саклаган Өтернәс
“Авылым бизәкләре” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын әзерләргә Өтернәскә баргач, озатып йөрүчебез клуб мөдире Илүзә Гыйльфанова булды. Маршрутларны ул алдан билгеләгән иде. Бу авыл кешеләрен кечкенәдән белсәм дә, кайсы йортта нинди тормыш кайнаганы мәдәният кешесенә яхшырак таныш. Өтернәснең үткәне турында да күп материал туплаган Илүзә. Иң элек сүзне аңа бирик.
“Өтернәсемне алып кил”
“Өтернәс – минем туган авыл. Кечкенәдән өлкәннәрнең Калатау турында сөйләгәннәрен ишетеп үстек. Биредә 1553 елда Явыз Иван гаскәренә каршы торыр өчен ныгытылган шәһәрчек салынганын үскәч белдек. Бу хәрби ныгытманы Өтернәс шәһәрлеге дип тә, Мишә шәһәрлеге дип тә атыйлар. Калатауда коточкыч сугыш була. Өтернәс шәһәрлеген һәм тирә-як авылларны яндыралар. Кешеләр үтерелә. Исән калганнары Олыяз елгасы буена, Калатау итәгенә урнаша. Авылның аннан соңгы тарихы аз билгеле. Унсигезенче гасырга кагылышлылары гына бар. 1866 елларда авылда ике катлы бинада мәчет булуы мәгълүм. Өтернәстә ул чакта 25 йортта 153 кеше яшәгән.1929 елның көзендә авылда “Калатау” колхозы төзелә. Рәисе итеп Габдрахман Әскәровны куялар. Хисапчы вазыйфасын Салих Җиһаншинга йөклиләр. 1930 елда авыл мәчетенең манарасы киселә һәм башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Авылның кибет тоткан, сәүдә иткән байлары Сибгать һәм Гатаулла репрессия елларында читкә куыла. Кибетләрен кладовой итәләр. Сибгать бай йортында май заводы ясыйлар. Авыл халкы, якын–тирә авыллар шушында хөкүмәткә сөт тапшырып көн күрә.
Сугыш башлангач, фронтка 58 кеше китә, шуларның 40ы туган ягына әйләнеп кайта алмый. Немецлар Мәскәүгә якынлашкач, авылның эшкә яраклы кешесе Имәнлек буена окоп казый. Югары Утар, Өтернәс, Пүкәл басуларын төрле түмгәкләрдән чистартып, авыр катоклар белән тигезләп аэродром ясыйлар. Авылга Кызыл Армия солдатлары, зенитчылар да килә. Алар Азинода яшиләр һәм самолетка ату коралларын Өтернәс чыршылыгына, Утар, Шәмәрдән урманнарына урнаштыралар. Мәскәү, Литва, Латвиядән эвакуацияләнеп бу якларга китерелгән, һәр гаиләгә урнаштырылган кешеләр дә авыл халкы белән бергә эшли.
1950 елның ахырында “Калатау” һәм “Игенче” колхозы берләшә. Тирә-якта бик данлыклы Өтернәс яшелчә бакчасы 1960 елларга кадәр мул уңыш биргән.
Туган-үскән җирен сагынмаучылар аз. Бервакыт Казахстанга барырга җыенгач, анда яшәүче апама шалтыратып, күчтәнәчкә ниләр алыйм, дип сорадым. “Сеңлем, ашарга да, кияргә дә бар. Син миңа Өтернәсемне алып кил”, – диде. Авылны видеога төшереп алып бардым. “Борынгы Калатау итәгендә” дигән китапны да алдым”.
Иҗади-спортчы гаилә
Илүзә иң элек безне Диләрә Сәмигуллина белән очраштырды. Ул Өтернәскә килен булып 1982 елда Югары Симет авылыннан килә. Һәм беренче көннән үк гомер итәчәк торак пунктның уңай якларын күреп ала. Беренчедән, район үзәгенә, тимер юл станциясе Шәмәрдәнгә якын. Икенчедән, ямьле табигате күзләрне иркәли, мәңге яшел чыршы-наратлар, Мишә буйлары үзенә чакырып тора. Барысы да күңелгә тансык һәм яшәр өчен анысы да кирәк. Диләрә авылның үз кешесенә әйләнә.
“Яшь вакыт. Ирем Илһам гармунчы, мин җырлыйм, яшьләр безнең кич чыкканны көтеп тора иде”, – ди ул гаилә корган елларын искә алып.
Сәмигуллиннар гүәрдиндәй өч ул үстерделәр. Барысы да сәхнәгә тартылган егетләр. Хәзер Казанда яшәүче Илназ әтисе үрнәгендә бик оста баянчы. Айзат тамада булып йөри, Азат бик матур җырлый. Спортны да үз итәләр. Айзат – танылган көрәшче, Азат җиңел атлетика төрләрендә район данын яклап республика ярышларында катнаша, призлы урыннар ала. Диләрә иҗат эстафетасын балаларга бирүен әйтсә дә, күңелендә яшьлек ялкыны сүрелмәгән әле.
“Клуб мөдире булып Илүзә Гыйльфанова килгәч, мәдәниятебез дә икенче яшьлеген кичерә. Олы яшьтәгеләр өчен “Аулак өй” фольклор коллективы оештырды. Атнага ике тапкыр клубка җыелабыз, 10-12ләп кеше булабыз. Чаралар бик күңелле үтә. Зурайтмасалар да, бинага сыйфатлы ремонт ясадылар. Шимбә-якшәмбе клубка яшьләр чыга. Илүзә балалар белән дә актив эшли. Безгә Ходай биргән мәдәният хезмәткәре дим мин аны”,– ди Диләрә.
“Кибетебез генә юк”
Күп балалы Нурия Әскәрова Казанчы Бигәнәй кызы булса да, хәзер инде Өтернәсне туган авылыдай якын күрә.
“Бирегә килгәнемә 49 ел. Гайнаным белән 31 ел бергә яшәдек, 6 бала үстердек. Үзем гомер буе фермада эшләдем. Башта Эзмә фермасында дуңгызлар карадым, аннары комплекска сыерлар торагына күчтек. Хезмәтемне яраттым. Яшьрәк булсам, әле эшләр идем дип әйтеп куйган чаклар да бар. Гайнанның да кулыннан эш килде. Тракторына да утырды, комбайнда иген дә суктырды, эретеп тә ябыштырды. Матур яшәдек, хәсрәтен дә күрдек. Бер кызым 40 яшендә үпкәсе шешеп, улым кечкенә чагында суга батып үлде. Ирем дә вафат. Аларны сагынмаган бер көнем юк”,– дип ямансулап та алды Нурия апа.
Хәзер аның 9 оныгы, 3 оныкчыгы бар, алар җәйнең күп вакытын әбиләре янында була.
“Яз җитүгә, Нурия апаның ишегалды шау чәчәккә күмелә. Җәен “Капка төбе” чарасын да аларның йорты каршында үткәрәбез. Авылның олысы-кечесе җыела. Нурия апа барысын да якты йөз белән каршы ала, өстәл чыгарып, сый әзерли. Сәхнә кешесе ул. Җае булганда клубка да йөри”, – ди Илүзә Гыйльфанова.
Әскәровлар капка төбеннән Калатау итәгендәге Өтернәснең манзарасы тагын да яхшырак ачыла шикелле.
“Бик матур җирдә яшим. Калатау итәгендә техника мәш килеп торды, чаңгы трассасы салдылар. Өтернәс урамнарын асфальтлау да планга кергән булган. Тормыш яхшырды, 2021 елда безнең янда гына мәчет төзелде. Авылда кибет кенә юк. Продукциягә Эзмәгә, Иләбәргә йөрергә туры килә”, – ди Нурия апа.
Эшчән гаилә Дәүләтшиннар
Рәзифә һәм Илсур Дәүләтшиннар – Өтернәстә иң эшчән гаиләләрнең берсе. Бу сыйфат нәселләреннән килә. Илсурның әтисе Габдерәүф абый балта остасы, Иләбәрдәге Мишә буенда урнашкан (бинасы һаман да тора) пекарня мөдире иде. Утын ягып пешерелгән ипи кибетләрдә килолап сатылды. Илсурның әнисе Фәридә апа – репрессия михнәтен күргән кеше. Аның әтисе Габделнасыйрны мулла булган өчен 1930 елда кулга алалар. Хатынын, 6 баласын (ул вакытта Фәридәгә 4 яшь була) өйләреннән куып чыгаралар. Бердәм Өтернәс халкын жыен ясап, балаларны тилмертмәскә кирәк дигән карарга килгәч, үз йортларына кертәләр. Габделнасыйр Архангельскида үлеп кала.
Рәзифәнең әтисе Энгелиз абый Киров исемендәге колхозның тимердән чәчәк ясаучы данлыклы токаре иде. Урыннары җәннәттә булсын. Рәзифә 8не тәмамлагач, документларын Шәмәрдән урта мәктәбенә тапшыра. Әмма авылдаш кызлары, бушка ашаталар, стипендия бирәләр, әйдә, безнең белән, дип кызыктыргач, “159нчы ПМК”да ачылган курсларда бер ел укып, 3нче разрядлы штукатур-маляр һөнәре ала. Сабаны яңарткан (70нче-80нче еллар) төзүче ул.
“Мәдәният йорты, урта мәктәп, башкарма комитет (хәзер балалар иҗат үзәге), почта биналарын без штукатурладык. Ул дер селкенеп торган лесалардан ничек егылып төшмәгәнбездер. Һөнәрне күтәреп йөрисе юк, тормышта бик ярап куйды. Өйләр салганда чакыручылар күп булды. Аннары Шәмәрдәнгә йөреп, мех комбинатында 21 ел куртка тегү цехында эшләдем. Хезмәт хакларыбыз әйбәт иде”,– дип сөйләде Рәзифә.
“Ул вакытта колхозда да алай түләмәделәр, – дип сүзгә кушыла бәрәңге игү звеносына җитәкчелек иткән, ягулык ташу машинасында эшләгән Илсур. Техниканы яхшы белгән механизаторны баш инженер итеп тә куялар, баш механик булып та эшли. Берара хуҗалыкны туп урынына типкәләделәр бит. Кемнәр кулына гына күчмәде ул! Араларыннан берсе кадрларның кайсы институт тәмамлаганын тикшерә башлагач, дипломсыз Илсур 3 ай эшсез дә тора. Хәзерге вакытта ашлык тулы келәтләр мөдире ул. Кулында бер бәйләм ачкыч, ышанычлы кеше. Рәзифә дә “Игенче” җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыга. Хуҗалык җитәкчесен мактап туя алмый.
“Алмаз Зөфәр улын әйтеп бетерә торган түгел, улым кебек күрәм. Бер бәйрәмдә дә онытмыйлар. Уңышлары өчен шатланам. “Саба таңнары” газетасы килгәч, иң элек үзебезнең колхоздан берәрсе турында язмадылармы икән дип карыйм”,– ди ул.
Дәүләтшиннар ике бала үстерделәр. Илнар 25 тонналы кранда эшли, кызлары Рузилә Әхмәтова – укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев