Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым бизәкләре" сәхифәсе

Яшә әле, яшә, Түлешкә!

Түлешкә турында кеше яшәми торган авыл дип әйтү дөресрәктер. Ягъни әле дөм юкка чыгып бетмәгән...

Кереш  сүз  урынына

   Авыл 1678 елдан Пустошь при Речке Тулушке буларак мәгълүм. Кайбер  чыганакларда  Яңа Тулушка исеме белән дә искә алына. 1920 елда авылда халык  саны 135кә җитә, аннары кимү ягына  китә. Күмәкләштерүнең беренче елларында оештырылган колхозга  «Салкын чишмә» исеме  бирелә. XX йөз башында көндәлек  кирәк-яраклар  кибете эшли,  соңрак башлангыч  мәктәп  ачыла. Элек монда ат, үрдәк, куян фермалары гөрләп торган, хатын-кызлар яшелчәлектә кыяр, кәбестә үстергәннәр. Халыкның авылдан күпләп күченеп китү чоры 1979-1989 елларга туры килә. Гаиләлеләр Шәмәрдәнгә, Сабага, Казанга һәм башка шәһәрләргә барып  урнаша. Чит илләрдә яшәүчеләр  дә бар. Хәзер инде Түлешкәдә  беркем дә  яшәми. Элек биредә тормыш кайнаганын ятим  йортлар  гына   сиздереп тора. Түлешкәдә соңгы 20 елда Хәйруллиннар үзләре генә гомер итә. Әтиләре Мансур абый  ике  ел элек  вафат булгач, уллары Хаҗинур һәм Флорид Миңгәргә күченә. Авыл бушап кала. Хәзер туган нигезләренә берән-сәрән кайткалаучылар гына  бар. Ә менә "Авыл көне" мәдәни чарасы түлешкәлеләрнең барысын  бергә  җыю бәйрәменә әверелде. Традициягә 2015  елда нигез салынган иде. Быел  ул өченче тапкыр  үткәрелде. Башта авыл буйлап  бирнә җыю йоласы  булды. Түлешкәдә туганнар үзләренең йорт урынына җыелып мәдәният  хезмәткәрләрен Сабантуй  бүләкләре  белән  каршы  алды.

Сукмаклар  өзелмәсен

Авыл башындагы агач  йорт иң яңасы. Аны Түлешкәдә туган һәм Сабада озак еллар ремонт-төзелеш  участогы начальнигы булып  эшләгән Ренат  Сөнгатов бабасының истәлегенә салып калдырган.

“Нигъмәтҗан бабай авылда хәлле  кеше саналган, атлар тоткан. Йорты авыл башында булгач, юлаучылар  юл сорап һәм чәйләр эчәргә аларга кергәннәр, бураннарда төн дә  кунганнар. Аны ат бабай дип  йөрткәннәр. 1914 елдан башлап революциядә, гражданнар сугышында катнашкан. Колхоз төзелгән вакыттан соңгы көннәренә кадәр ат караучы булып эшләгән. Алты баласы булган. Каршыдагы өйдә бертуганы  Зыятдин  яшәгән. 1959 елда аның икенче  улы – безнең әти Хәкимҗан Сабага   күчеп китә.  Бабай гомер иткән, әтиебез туган авылны әле дә  якын   күрәбез. Биредән  сукмакны  өзмәскә тырышабыз”, – дип  сөйләде  сугыш  ветераны Хәкимҗан  Сөнгатовның  улы Рафис.

Алар “Авыл көне”нә балалары, оныклары белән  килгәннәр  иде.

Соңгы “Робинзон” 

  Сөнгатовларның  күршесендә  Мансур Хәйруллин ике улы белән гомер иткән йорт та яшәмәслек түгел әле. Әле дә төсен җуймаган тәрәзә  йөзлекләре биредә кулы белгән кеше  гомер иткәнлеге турында   сөйли. Чыннан  да, Мансурның олы  улы Хаҗинур –республикада танылган  агач эше остасы.

“Мин район буенча тәрәзә рамнары, кәрнизләр,  ишекләр ясап йөрдем.  Заказларны Казаннан кадәр килеп бирделәр. Мин агач  эше буенча Россиядә  1нче  урынны  алган  кеше. Күргәзмә  өчен  кибет  витринасын  махсус сызым буенча Карадуган, Яшел  Үзән  мебель фабрикалары  да  эшли  алмады. Без  энекәш белән  башкарып  чыктык.  Һөнәрем булгач,  авылдан  китмәдем. Алтынчыда  укыганда  ук  балык  җәтмәләре  бәйли идем. Хәзер дә үрәм,  алучылар  бар”,– ди Хаҗинур.

Аның  сөйләве буенча Түлешкә  яшьләре 70-80нче  елларда   хоккей белән  җенләнгән. Район буенча  1нче  урыннарны  күп алганнар. Футбол уенында да аларга каршы тора  алучылар  табылмаган.

“Яшь вакытта безнең  авылда бик   күңелле иде. Иркен табигать, саф һава, тау буйлары гел җиләк  кенә. Кечкенә генә  клубы да бар  иде. Унсигездә  авылдан  чыгып  кителгән. Хәзер Казанда  яшим. Балачакны  уйласаң – авыл, туган  җирне  уйласаң яшьлек искә  төшә”, – дип   сүзгә  кушыла сеңлесе Зөмәрә Гәрәева.

Кайталар  да  китәләр шул

Түлешкә авылында туып үскән танылган  шәхесләр  арасында сугыш  ветераны, батырлыгы өчен ике “Кызыл Йолдыз” ордены, медальләр белән бүләкләнгән Мөхәммәт Закиров та бар. Ул  фронтка үз машинасы  белән җибәрелгән. Алгы  сызыкка  корал, шартлаткычлар ташыган. 1946 елда туган авылына кайта, фронтта йөргән машинасы белән төрле оешмаларда эшли. Хезмәтләре өчен Ленин орденына лаек була.

“Әти күп  үлемнән  калган. Мине Ходай  саклап йөрде дип әйтә торган  иде. Әти  машинада  эшләгән  вакытта Олы  Шыңардан Түлешкәгә юлны  ачтылар  әле. Ул  ялга  чыккач, кышын  йөрү  кыенлашты. Кар басып  китәр  иде. Бервакыт кыш уртасында шәһәрдән  авылга  адаша  язып  чак кайтып кергәнне  яхшы хәтерлим. Юлсызлык авылның бетүенә бер сәбәп  булды. Шулай да без  кайткалыйбыз әле. Күзләрне иркә­ләрлек  яшел гүзәллектә ял  итеп, машина тутырып  тәмле  чишмә суы  алып  китәбез”,– ди Мөхәммәт За­кировның кызы Зәбидә ханым.

Нигез тарта  

  Түлешкәнең иң аргы башындагы йортта Закирә һәм Фоат Сабирҗановлар яшәгән. Гаилә башлыгы “Авангард” колхозында  бригадир булып эшләгән,  кыш  айларында итек  баскан.  Закирә апа да бик тырыш, уңган хуҗабикә булган. Кич  утырып ул бәйләгән шәлләр йомшаклыгы, җиңеллеге белән  аерылып торган. 

“Хәзер әниебезгә  88 яшь, Шәмәрдәндә энебез Фаил белән  яши. Түлешкәдәге  йортыбыз бик нык,  төзек  иде, кызганычка  каршы, сүтәргә туры   килде. Шулай да нигезебезгә еш  киләбез. Онытып  булмый. Сагындыра.  Киткәннән  соң, беренче  елларда күз яшьләре белән елый  идек. Балачагын үткән нигез бик кадерле була икән”, – диләр Сабирҗановларның кызлары Алфира һәм  Фәндәлия.

Зарларын да белдереп алдылар. Шәмәрдәндә  яшәүче әниләрен Өлкәннәр көнендә искә-санга алучы  юк икән. Башкалар хөрмәтләнгәндә олы  кеше кимсенми  калмый шул. Күчтәнәченнән бигрәк  игътибар кирәк аларга.

Соңгы никах,  соңгы бала  

Шулай килеп чыга: Фәнис һәм Фәнил Гыйльметдиновлар Түлешкә сәхифәсенә гаилә статистикасына соңгы ноктаны  куючылар булып  керә. Фәнил 1990 елның  сентябрендә  Саба  кызы  Гөлсинә белән гаилә кора һәм яшь  парларның  язылышуы авылда соңгы тапкыр теркәлгән никах булып кала.

“Мин  килен булып төшкәндә Түлешкәдә башка  авыллардагы кебек тормыш  кайный иде әле. Әлбәттә, Саба  кызы  өчен, мин кая  килеп эләктем дигән  хис тә туган булгандыр. Ул  вакытта Фәнил Шәмәрдәндә эшли  иде.  Без озак та үтми авылдан киттек”,– ди Гөлсинә.

1988 елда Зөбәрҗәт һәм Фәнис Гыйльметди­нов­лар­ның  кызлары Зилә туа һәм шуннан  соң авылда дөньяга килүче булмый.

“Мин Түлешкәдә 26  ел  яшәдем. Өч  класс шушында  укыдым. Яшьләр күп  иде. Инде Зиләнең дә үз тормышы. Гомер үтә, балачак,  яшьлек узган авыл гына  онытылмый»,– дип   сөйли Фәнис.

Ике ел элек кенә Түлешкәгә  кайтып  китү дә проблема булган. Елга аша күпер эшләнгәнче, яңгыр  ява башласа, авылдан тизрәк  чыгып  китү  ягын  караганнар. Хәер, мәсьәлә хәл ителгән.

Түлешкәгә атна саен  кайтучы Гөлүсә һәм Илдар Сәлаховлар. Аларның йорт эче кешеләре каядыр  чыгып  киткән  кебек  кенә. Электр уты  яна, телевизор   күрсәтә, суыткыч эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев