Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым бизәкләре" сәхифәсе

Ишми (Мөрәс, Хәлил) нигез салган авылда

Сәхифәбез Мичәнбаш авылына багышлана

   

 Мичәнбаш – тарихы һәм кешеләре турында язмалар газетабызның “Авылым бизәкләре” һәм “Авылым капкасы” сәхифәләрендә бирелеп барылган 20нче торак пункт. Биредә 97 хуҗалыкта 148 кеше  яши. Күпчелек авыллар кебек Мичәнбашка да XVI йөздә нигез  салынган. Башта  Югары Мичән булып  йөргән. Халкы иң  күп  вакыт  1938 елга (685 кеше) туры  килә.

 “Мичәнбаш табигатьнең искиткеч матур җиренә — Кордон елгасына Гәрәй һәм Акайлык инешләре килеп кушылган урынга урнашкан. Авылыбыз матур табигате, киң күңелле, эш сөючән, ачык йөзле кешеләре белән тартып тора. Җәен ял итәргә иркен болыннары, кышын рәхәтләнеп чана шуарга биек үрләре бар. Җиләк, гөмбә җыйыйм дисәң, урманнары үзенә чакыра, мул уңыш бирүче иксез-чиксез басулары күңелне хозурландыра. Челтерәп аккан чишмәләреннән су эчеп, бик күпләр ләззәтләнә”,– дип яза  озак еллар “Саба”  совхозында  партком  секретаре булып эшләгән һәм балалар укыткан Ханзөфәр Сәфәргали улы Сәфәргалиев “Мичәнбашым – туган  авылым” дигән  китабында.

  Асфальтка да өметләнәләр

  2003 елда чыккан әлеге публицистик очеркта Илфар һәм Илдар Шәфигуллиннарның  фотолары  авылны  яшәртергә  калган  егетләр буларак  бирелгән. Бу исемлеккә хәзер инде энеләре Ирек тә керә.  Өчесе дә  Мичәнбашта  үзләренә йорт  салып, башка  чыкканнар. Әниләре  Гүзәлия апа хәзер барысын  да бер итеп, өйдән-өйгә  кунак булып йөри.

“Улларым  газүткәргечләр идарәсендә эшли. Оныгым Нияз да шунда хезмәткә кергәч, газовикны Шәфигуллиннар баса дигәннәр.   Динарым гына Кукмарада. Үзем дә мәктәптән  соң Кукмарага эшкә киткән идем. Ияләнә алмагач, авылга кайттым”,– дип  сөйләде 4 ул һәм бер кыз үстергән Гүзәлия ханым Шәфигуллина.

  Мичәнбаш 70нче-80нче  елларда  куян  фермасы белән данлыклы  авыл   иде. Гүзәлия  апа үзе бәхетен  шул тармакта таба.

“Дүрт  кеше 4  меңнән  артык  куян карадык. Бөтен  районны, Татарстанны диетик ит белән тәэмин иттек. Ел саен алдынгылар слетына чакыралар иде. Мичәнбаш  Шәмәрдәндәге “ПМК-2” төзү оешмасының ярдәмче  хуҗалыгы булып киткәч тә,  куян  фермасы бетмәгән иде әле. Утыз  елга  якын эшләп, ишекләрен мин  бикләп чыктым. Хәзерге тормышымнан канәгатьмен.  Авырмасаң, бөтен нәрсә бар. Авылда 40 ел элек  салынган суүткәргечләр тузган  иде. Хәзер аларны алыштыралар. Су кертелеп беткәч, урамнарга  асфальт та  салыначак диләр. Бирсен Ходай. Бер  дә үкенмим авылда  гомер иткәнемә”,– ди хезмәт  ветераны.

 Кызы Рузилә әйткәнчә, әтиләре иртә үлгәч, бөтен тормыш әниләре  өстендә калган. Ир балалар җәй буе хуҗалык  көтүенә  чыгып мотоциклга  кадәр   алганнар.

“Үзе бик эшчән булгач, әни безне тик тотмады.  Кул арасына  иртә кердек. Хезмәткә өйрәткәненә без аңа бик рәхмәтле”,– ди Рузилә.

Шәфигуллиннарның бәрәңге  утырткан  вакыты  иде. Бакча тулы  кеше. Туганнар янәшәдә булгач, күмәклек  кирәк  чакта, авыл тормышы мәшәкатьләре әллә ни  сизелми дә шул.

Китап  яратучы әбекәй

     

Мичәнбашның иң өлкән  килене Флера  апа Мөхәммәтова тумышы белән  Балтач районыннан. Чепья авылыннан Эшкә  ялланып  (вербовка) Казанга чыгып  киткәндә аңа 14  яшь була. Әтиләре фронтка  алынгач, бер әнигә  7 бала калалар. Тамак туйдырырга кирәк. Әле барлы-юклысын  да авыл Советы алып  чыгып  китәргә тора. Бервакыт йортларына озын кунычлы  күн итек кигән кешеләр килеп  кереп, идән  астын ачтыралар.

“Ә анда ике чиләк тирәсе бәрәңге бар.  Без үкереп  елыйбыз. Идән астына  төшкән хатын-кызлар: “Без  моны ничек тутырыйк инде дип, буш  чиләк белән менделәр.  Юкка авылдан  чыгып кителмәгән  инде. Эш  авыр  иде, юлга  җәяргә таш ташыдык. Бу 1952 еллар тирәсе. Аннары Балтач районы кызларына  ияреп “Кызыл  восток” колхозына  кайттым. Урман  эчендәге бер  авылда  агач  кисәбез, трактор  арбасына төйибез. Безнең белән Харис исемле Мичәнбаш  егете бар  иде. Бер-ике тапкыр очраштык та,  1958  елда аңа  кияүгә  килдем”,– дип искә  ала  Флера апа.

Шулай  итеп, аның Мичәнбашта  килен тормышы башлана.  Харисы  гомер буе Шәмәрдән оешмаларында  шофер  булып  эшли. Флера апа пекарняда 9  ел ипи пешерә. Аннары шәхси хуҗалыклардан  сөт җыйный. “Әниеңне бик  яхшы беләм. Сөтне Сабага бергә  илтә  идек. Сездә чәйне   күп  эчтем мин”,– дип шаккаттырды  Флера әбекәй. Туганнарымннан да хәбәрдар икән. Каян беләсең, дим. “Белмичә, гаҗит укыйм бит мин. “Саба таңнары”н да Мичәнбашка  килгәннән  диярлек  алам. Кырбаш белән  Мичәнбашка газета-журнал тараткан  кеше бит Флера  апаң. Унике  ел  ялсыз эшләдем. Халык  яратты. Хәзер почтаны оныгым тарата”,– дип тә мактанып  алды  89  яшьлек  ветеран. Ул китаплар  укырга  да  ярата икән.  Хәтта күзлек тә кими. Гариф Гобәйнең сайланма әсәрләрендәге геройларның  исемнәрен әйтеп  сөйли. Авылда  китапханә беткәненә борчыла ул. Озатып йөрүчебез, клуб мөдире  Альбина Гаврилова аңа Шәмәрдәннән китаплар китертергә ышандырды.  Флера  апаның  10 оныгы, 12 оныкчыгы бар. ( Флера апа  килене  Рания белән)

Авылга яңа  сулыш бирүче

  1990-2000 елларда Мичәнбашка җан  кертүчеләрнең берсе  Миләүшә Бурдуковская дисәк,   ялгышмабыз.  Күрәсең, кирәкле  вакытта,  тиешле  урында берәр әйдәүченең килеп чыгуы  тормышның без  аңлап бетермәгән кануннары барлыгына ишарәдер. Шулай итеп,  90нчы еллар  ахырында авылда ирле-хатынлы  Бурдуковскийлар пәйда була.

“Үзем Шәмәрдәннеке, Павел Казанда туган. Монда  кайтуның бер сәбәбе шул:  иремнең авылда яшисе килде. Мичәнбашта  ярдәмче  хуҗалыкка килүчеләргә  фатирлар  төзелүе турында ишеткәч, шушы авылны  сайладык. Ирем  комбайнда,   эретеп  ябыштыручы булып эшләде. Башта иске генә  йортта ике  ел тордык. Кара мунча  да ясадык әле. Аннары иске мәктәпне  ремонтлап, балалар бакчасы  ачтык. “Ѓазовик” ярдәмче хуҗалыгы бик булышты. Үзем бакчага  20 еллап мөдирлек иткәнмендер. Өч еллык мәктәпкә дә сулыш өрдек, укытучылар   килде. Менә шулай  авыл җанланып китте”,– дип  сөйләде Миләүшә Нәҗип  кызы.

 Ул үз тормышында тагын бер зур батырлык  эшли: ире белән уртак  фикергә  килеп, балалар  йортыннан 7  яшьлек  малай  алып  кайталар. Мондый тәвәккәл адымга үз  уллары   каты  авырып  киткәч баралар. Бала бик  авыр хәлгә җитә.  Исән-сау  калса, бер ятим алып  үстерергә  сүз бирешәләр. Һәм могҗиза: бер  елдан  соң   Сашаның авыруы  чигенә. Ә уллыкка  алынган  бала  –   Антон Нестеров – үсеп җитеп, ветеринар һөнәрен үзләштерә һәм  “Курсабаш” җәмгыятенә яшь белгеч булып кайта.  “Хәзер армиядә хезмәт итә, срогын тутыргач,  безнең фамилияне  алырга җыена”, – ди  Миләүшә ханым.

  Балалар  саны кимеп, бакча  ябылгач та, мөдир вазифасында  калган кеше ул Миләүшә ханым. Дөрес, хезмәт  урыны  үзгәрә: ферма мөдире була. Бердәм коллектив туплап, “Курсабаш” хуҗалыгының Мичәнбаш  фермасында  бозаулар  үстерәләр. Дүрт мал караучы, тегермәнче һәм  өч тракторчы  520-600 баш үгез тәрбиялиләр. Һәрберсен 550-560  килограммга җиткереп,  кооперативка тапшыралар. Бурдуковскийлар авылга  кайтканнарына бер дә үкенмиләр. “Биредә тырыш кешеләр яши. Әмма балалар бакчасын кире торгызасы иде. Әти-әниләре мәктәпкәчә  яшьтәгеләрне  Шәмәрдәнгә   йөртәләр. Бакча булса, Мичәнбашка   яшьләр дә  килер  иде”,– ди Миләүшә  ханым.

 

Саннар һәм  фактлар

Авылдан фронтка  145 кеше киткән

2022 елда  Мичәнбашта фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Авылда  50  урынлы  клуб  эшли.

Мичәнбаш гармунчысы

   

Сәфәребез  ахырында Альбина Гаврилова безне баянчы Рәфыйкь Мифтахов белән таныштырды.   Ул “Кубань” хромкасында  уйнарга 3 сыйныфта  укыганда үзлегеннән өйрәнгән. Анысы каядыр  юкка  чыккач, аңа ике регистрлы “Чайка” алып биргәннәр. Рәфыйк ул гармун белән Кырбаш Сабантуен шулкадәр  кыздыра  ки, “Чайка” да яңгырда эрер хәлгә  җитә. Шуннан әнисе аңа каяндыр баян алып бирә. Малай катлаулырак  музыка  коралын да үзенә  буйсындыра. Инде  7дә укыганда тугын көнендә  Рәфыйкьның кулына  “Мелодия”  баяны  килеп  керә.

“Армиягә   күп озаттым инде егетләрне ул баян белән. Озатабыз татвоенкоматтан китә алмыйча авылга  кайтып торалар. Тагын озабыз. Андый  хәлләр булды  инде. Мәдәни  чаралардан да, катнаша  алганда, читтә калмаска тырышам. Бирнәләр җыябыз, концертларда сәхнәгә чыгам. Төрле  вакыт була бит. Альбина  колактан  өстерәп булса  да  алып бара  инде. Эштән 9лар тулганда  арып  кайтсаң, бик  уйныйсы да килми. Баянның гына түгел, хатынның көен табарга  кирәк  бит әле”,– дип  шаярта  “Курсабаш” хуҗалыгында тракторда эшләүче механизатор.

Рәфыйкь Мифтахов  клуб мөдире Альбина Гаврилова белән 

 

МИЧӘНБАШТА ТУГАННАР

Фәрт Латыйпов – журналист

Тәскирә Ситдикова – 1963-1989 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе урынбасары, план комиссиясе рәисе, ТАССРның атказанган икътисадчысы.

Әдһәм Равилев – милиция полковнигы

Флера Имаметдинова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Саярә, Кәүсәрия һәм Сәнирә Гарифуллиналар – атказанган укытучылар, мәгариф отличниклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев