Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым бизәкләре" сәхифәсе

Көек каршылады сөеп

«Авылым бизәкләре» сәхифәсе КӨЕК авылына һәм аның тырыш халкына багышлана

 

«Бергә озак яшәүнең сере – эчкерсезлектә»

Сәлимә һәм Яхъя Нуриевлар – авылның мөхтәрәм гаиләләренең берсе.  1964 елда гаилә корып, бүген дә  бер-беренә булган  сөю хисләрен саклап, күпләргә үрнәк булып  гомер кичерәләр. Әтисе сугышка киткәндә әнисенең карынында калган Яхъя абый 12 яшеннән сабанчы булып эшли башлый.  "МТС директорлары мине килеп куалар, мин сукага чытырдап ябышам да,  кубарып ала алмыйлар. Чөнки  ашарга кирәк, ач-яланлангач идек", – дип искә ала ул. Сабый чактан  шулай тормышка ныклап ябышкан малайга үҗәтлеге, тырышлыгы алга таба зур үрләр яулауга этәргеч бирә.  Башта Минзәлә сов­хоз техникумын, читтән торып Казан ветеринария институтын тәмамлап, ХХII партсъезд исемендәге колхозда баш зоотехник булып эшли башлый.  Колхозда терлекчелек тармагы нык үсеш алып, зур табыш китерә торган тармакка әйләнә. Яхъя Нуриевның тырыш хезмәтләре өчен "Татарстанның атказанган зоотехнигы" дигән мактаулы исем бирелә. Озакламый  колхоз рәисе дәрәҗәсенә күтәрелә. "Эшли-эшли яшь тә барды, тәҗрибә дә артты. Лаеклы ялга чыккач, умарталар үрчетә башладым. Бүген дә, Аллага шөкер,  82нче яшем белән барсам да, әле дә көчтән килгәнчә хезмәттә мин", – дип сөйли Яхъя абый.

 Алар  58 ел бер-берсенә терәк-таяныч булып гомер ки­че­рәләр. "Бергә озак матур яшәүнең сере – эчкерсез булуда" дип сүзгә кушыла  шигъри җанлы Сәлимә ханым. – Эчкерсезлек ул – күңелеңдә тулы иманың булу, Аллаһы Тәгаләдән курку, ирне хөрмәт итү, үзеңнең мәхәббәтеңне саф итеп аңлату.  Менә шушы дүрт сыйфат гаиләнең нигезен тәшкил итә. Без шуларга таянып яшәдек. Береңнән-берең сер яшереп, шуңа эчеңнән янып-көеп, тузынып йөрсәң, өйдә көн дә тавыш буласы көн кебек ачык".

 Сәлимә апа иренең ныклы тылы  да була, шул ук вакытта үзе дә хезмәттә зур уңышларга ирешә. Югары белем алып,  Тимершык авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. "РСФСРның мәгариф отличнигы" дигән мактаулы исемгә лаек була. Гомер буе шигъриятне сөеп, һәр эшеннән илһам  алып яши.  Сәлимә Нуриеваның тирән мәгънәле  шигырьләре газета битләренә генә сыймыйча, китап булып та басылып чыкты. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә якыннарын әле дә шигъри бәйләмнәре белән сөендерә. "Яшь барган саен хәтер сынатса да, илһам һаман яннан китми", – дип елмая Сәлимә апа. 

Нуриевлар үзләре үрнәгендә өч бала тәрбияләп үстереп, кыз-уллары Фәргать, Фәнзия, Фәнсаф һәрберсе матур гомер юлы үтәләр. «Без 12 ел йөреп кавыштык, Туган-үскән җиребездә яшәдек. Тигезлек белән картайдык. Тугыз онык, дүрт оныкчык сөю бәхетенә ирештек. Шуннан да зур бәхет бармы?», – диләр Нуриевлар.

 

Көек докторы

 

Нәфига апа Вәлиеваны авылдашлары яратып әнә шулай дип атый. Буа медучилищесын тәмамлаган  көннән  58 яшенә кадәр Шәмәрдән участок хастаханәсендә ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли ул.  Эш сәгатен тәмамлап, өендә тынычлап утырганы булмагандыр да, чөнки тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырып китүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә туры килә.  Инде күптән лаеклы ялда булса да, бүген дә ярдәм сорап еш ишеген шакыйлар аның. Чөнки Кызыл Мишә, Көек авылларына бер генә  фельдшер хезмәт күрсәтә, ә авыру дигәнең вакытны сорап килми. Сабый чагында үзе белән булган гыйбрәтле вакыйга да  бәлки Нәфига Әсхәт кызына  медицина юлыннан китеп, башкаларның сәламәтлеген кайгыртырга этәргеч биргәндер.

 "Мин 1 яшькә кадәр сукыр булганмын. Ике күземне дә кып-кызыл пәрдә каплаган булган. Яшәвемә өмет аз булганга күрә, әти-әнием тугач яздырмаганнар да. Хастаханәләргә алып барудан да файда булмый. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән әти-әниемә авылыбыз фельдшеры Галия апа балалар сабыны белән күземә кертә-кертә көнгә ике тапкыр юарга кушкан. Әнием ул әйткәнчә эшләгән, әкренләп күзем ачыла башлап, 1 яшьтә  күрә башлаганмын", –дип сөйли Нәфига апа.

 Шул сөенечтән әтисе аның туган көнен 1950 елның 15 декабре дип яздырып кайткан. Кырык ел гомерен  халыкның сәламәтлеген саклауга багышлаган Нәфига апага бу дәвердә күпләргә беренче ярдәм күрсәтеп,  үлемнән йолып калган...

 

Бүген Нәфига апа авылдашларына сәламәтлек сагында торучы гына түгел, дини яктан да юл күрсәтүче бик тә мөхтәрәм кеше. Кукмарада 3 ел мәдрәсәдә укып  шә­һа­дәтнамә алган гыйлемле абыстай да ул.

Тормыш иптәше Расыйм абый белән 46 ел гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, гомер буе тракторчы булып эшләгән гаилә башлыгы 2021 елда дөнья куя. Уллары Айрат – Казан дәүләт аграр университеты ректоры, олы  кызлары  Айсылу  укытучы, Нәргизә   Казанда казначылык департаментында эшли.

 

Авыл җанлы Хурамшиннар

 

Көек «Агропромснаб»ның ярдәмче хуҗалыгы  булып оешканнан соң, ягъни 1992 елдан  авылда булган үзгәрешләрне көеклеләрдән күп тапкырлар ишетергә туры килде. Безне авыл белән таныштырып йөрүче Фәнүзә ханым Фәйзетдинова төзек, матур йортлар тезелгән әлеге урамнарның кайчандыр буш булуын, Фәнис Хурамшин көче белән күп  өйләр торгызылуын әйтеп узган иде. Кайчандыр перспективасыз дип саналган салага бүген яңа сулыш өрелгәнлеге, күп  социаль объектлар сафка басканлыгы ерактан күзгә ташлана. Фәнис Шәйхеразый улының төшке ашка кайткан вакытына туры килеп,  үзе белән авылның бүгенгесе хакында аралашып алдык.

"Ярдәмче хуҗалык булып оешканнан соң авылга юл салынды, газ тоташтырылды, районда беренчеләрдән булып һәр йортка чишмә суы кертелде. Амбарлар, фермалар, ат тораклары салынды. 16 гаилә йортлы булды. Соңгы вакытта мәчетебезгә яңабаштан ремонт башладык. Бүген  җаваплылыгы чикләнгән «Көек»  җәмгыяте төп атчылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Нигездә ит токымлы атлар үрчетелә. Киләчәктә нәсел эше хуҗалыгы оештырырга планлаштырабыз», –ди Фәнис Хурамшин.

Фәнис Шәйхеразый улы әйтүенчә, бүген хуҗалыкта 635 баш ат бар. Киләчәктә аларның санын 1000 башка җиткерергә исәплиләр. Республика буенча да  атлар санын арттыруга зур игътибар күрсәтелүе дә җәмгыятьтә малларны ишәйтүгә этәргеч бирә.

Фәнис әфәнде һәм Рәйсә ханым өч ул  үстереп, аларны  авыл җанлы итеп кенә түгел, мал җанлы итеп тә тәрбияләгәннәр. “Фәнис хезмәтен дә, тормышны да алып бара белде. Кечкенәдән малайларга ат алып, аларга хезмәт тәрбиясе биреп үстерде. Абзарда атлар саны җидегә җитте. Үзләре тәрбияләп, 15 ел буе Сабантуйларында алдынгылыкны бирмәделәр”, – ди Рәйсә ханым.

 

Мәдәнияттә – бергәләп

Фәнүзә һәм Рөстәм Фәйзетдиновлар икесе дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куялар. 2010 елдан Рөстәм әфәнде Көек авылы клубы мөдире, Фәнүзә ханым биредә  техник хезмәткәр булып эшли.  Иренең уң кулы дисәк, дөресрәк тә булыр,  мәдәният дигән авыр да, җаваплы да  йөкне 13 ел бергәләп тарталар. “Бер ялгызың гына эшли торган хезмәт түгел, икәүләп тырышкач, җиңелгә туры килә”, – ди Фәнүзә ханым. 

Алар 39 ел бер-беренә терәк булып гомер кичерәләр,  өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Айсинәләре   Казан шәһәренең «Патриот» спорт үзәгендә директор урынбасары булып эшли,  Гөлсинә – район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы, Алинә Казан дәүләт медицина университетының  дүртенче курсында укый. Мәдәнияткә килгәнче Фәнүзә ханым 20 елга якын “Көек” ярдәмче хуҗалыгында хезмәт куя.  Аның авыл халкына рәхмәтле дә, хөрмәтле дә икәнлеге  һәр сүзендә чагыла.

«Безнең хезмәтебез авыл халкы белән тыгыз элемтәдә торуга бәйләнгән. Авылдашларыбыз ярдәменнән башка мәдәни тормышны җанландырып та,  төрле чаралар үткәреп тә булмый.  Сүзебезне аяк астына салмаулары, мәдәни чараларда катнашулары өчен чиксез рәхмәтлебез. Авылыбыз ачык  күңелле халкы белән тагын да матур», – ди Фәнүзә Фәйзетдинова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев