Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым бизәкләре" сәхифәсе

Мамалайның үз матурлыгы

Һәр авыл үзенчә ямьле. Һәрберсенең үзенә күрә бизәге-матурлыгы була. Татарда, төрле авылда төрле әттәхият, дигән әйтем дә бар бит. Туган, яшәгән җирен берәү дә начар итеп сөйләми, анысы. Мактый, горурлана яисә борчыла. Анысы да кирәк. Авылы беткәнгә борчыла кеше. Менә шундыйлар авылны бизи дә инде. Тормыш алар белән бара. Авылның бизәге – аның кешеләре. Бизәкле капкалар, тәрәзә өлгеләре, челтәр-челтәр кәрнизләр – болар икенче планда.

Кадер-хөрмәт – балалардан

Районның көньягында Мишә елгасы буендагы  Мамалай  да авыл бизәге булырлык  кешеләре белән  матур. Биредә 104 йортта 232 кеше  яши. Сатыш  авыл  җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин безне иң элек шундыйларның берсе  – Гәрәевлар белән таныштырды. Гаилә башлыгы  Рәфыйкь абый да, җәмәгате  Кәүсәрия апа да  бик  ачык  кешеләр бу­лып  чыкты. Журналист буларак, кызыксыну тудырырлык тагын бер  сәбәп табылды әле. Баксаң, Рәфыйкь абыйның әтисе  Корбан гәҗитләргә  хәбәрләр  язгалаган  икән.

“Андый кешене  бик яратмыйлар, жалобщик дип йөртәләр  иде. Ә  үзләре  язу буенча  йомышлары төшсә, безгә   киләләр. Әти Күкчәнеке, колхоз рәисе, законнарны белә   иде. Колхозчыларга 700 грамм  урынына бер кило ашлык өләштергән өчен 2 ел төрмәдә дә утырган. Шунда суык тидереп  кайтып, озак  авырды, 1977  елда вафат  булды”,– дип  сөйли 71  яшьлек Рәфыйкь  абый.

Ул үзе “Сельхозхимия” берләшмәсендә 16 ел тракторда, аннары колхозда тимерче, балта остасы булып эшли. Күмәк  хуҗалыклар тарала, хезмәт хаклары түләнми башлагач, алыпсатарлыкка алына. Законлы эшмәкәр була. Менә шушы кәсебе аның улларына  да   күчкән.  Рәдиф белән  Вәкилнең Түбән Камада шәхси төзелеш фирмасын гамәлгә куюлары шул хакта сөйли. Балаларыннан кадер-хөрмәт күреп  яшиләр Гәрәевлар.

“Улларым чит илләргә бармыйсызмы дип  кенә торалар.  Безнең генә бик  йөрисе килми. Ике-өч  ел элек  Төркиядә,  Израильдә булдык, Палестинага  кердек.  Үле  диңгездә  су  коендык. Өч  кызыбыз да югары белем  алды, тормышта  үз  урыннарын таптылар. Җәмәгатем  клуб   мөдире булып эшләде. Хәзер  йортта икәү генә  калсак та,  ялгызлыкны сизмибез”,– ди Рәфыйкь абый.

Аның үз хоббие барлыгын, тимер  җене  кагылганын әңгәмәбез ахырында белдем. Рәфыйкь  абый ике мини-трактор ясаган остакул булып  чыкты. Аның белән җир дә сукалый, бәрәңге дә утырта, кыскасы, хуҗалык  эшләрендә менә дигән  булышчысы бар. 

Саубуллашыр  алдыннан Фаил Шафигуллинга  да чүп үләне баскан Мамалай болынын файдалану мәсьәләсендә тәкъдимен җиткерде Рәфыйкь абый. Җирлек башлыгы проблеманы  өйрәнергә   сүз  бирде.   

 

Иллене узгач  әти булган

Мамалайда  яшәүче 75  яшьлек Мәгъфүр абый Шәкү­ров­ны да сәгатьләр буе тыңлап утырырлык. Чөнки язмышы шактый катлаулы, сикәлтәле аның. Яшь чагында Олы  Мишә авылы  кызы Кадрия белән гаилә корып, матур яшәп китәләр. Кызганычка  каршы, балалары булмый. Уртак  фи­кергә килеп, тәрбиягә бала алырга уйлыйлар. Башта яңа туган сабый барлыгын ишетеп,  Теләче хастаханәсенә баралар. Әти-әнисе исән икәнлеген белгәч, буш кул белән кайталар. Әмма бала сөю теләге бетми. Көннәрдән бер көнне хатыны туганнары белән Пермьнең Кизел балалар йортына китә һәм берьюлы икене – 10  яшьлек малай,  7 яшьлек  кыз  алып  кайта. Тәрбиячеләр: "Кызның абыйсы да бар" дигәч, бертуганнарны аермыйм дип, анысын да калдырмый. Балаларны үстереп, тулы бер гаилә булып яшәгәндә, Шәкүровлар капкасын кайгы җиле кага. Яман чир табылган Кадрия урын өстенә ава.

“Орлык  агулауда  эшләде ул. Шуның зыяны булгандыр инде. Хастаханәдән кайтып бер генә ай яшәде”,– дип  авыр  сулый Мәгъфүр абый.

Хәзер тәрбиягә  алынган балаларның үз тормышлары.

Әмма хатыны  вафатыннан  соң, балалар да үскәч, Мәгъфүр абыйны  сагыш-моң баса. Кичләрен ялгызына бик күңелсез калгач, фермага Кукмара ягыннан шабашка килүчеләр янына барып сөйләшеп  утыра  башлый. Үзенә насыйп  кешене шулар  аша белешә  ул. Сабантуй көнне, тәвәккәлләп, ике балалы Гөлнисаны Мамалайга  алып та кайта. Ул  вакытта  Зөлфәткә ике яшь ярым, Илүзәгә 14 яшь була. Өйләнеп бер ел узгач, гомер буе көткән бәхет килә Мәгъфүр абыйга: 56 яшендә  әти була ул. Хәзер уртак балалары Гүзәлия –9да, Илһам 7нче сыйныфта укый. Гомер шулай тиз үтә бит  ул. Инде 8 декабрьдә Зөлфәтне армиягә озатканнар һәм гыйнварда киленнәре Айгөлнең кызы, Шәкүровларның оныклары Земфира туган. Зөлфәтнең кызы районның беренче сабые булып Казан хастаханәсендә дөньяга килгән.

Мәгъфүр абый белән фермада эшләүче Гөлнисаның тагын бер шатлыгы шул:  узган ел “Авыл территорияләрен  комплекслы  үстерү” программасы нигезендә  салынган йортка   күчкәннәр. Иркен, якты,  җылы.

Мәгъфүр абыйны авылдашлары күптәннән ат  асраучы, аны зур осталык белән бизәп бирнә җыючы, Сабантуйларына керүче буларак та белә. Күрше-тирә  авылларга барса, ат киендерүдә 1нче  урынны гел  аңа бирәләр. Заманында күп  айгырларны камыт  кияргә, тәртә арасына  керергә өйрәткән  ул. “Ат асраучылар бар, әмма  җигүчеләр  юк. Мәгъфүр абый кебекләр  аз. Җигелгән  ат  кирәк булганда, аңа киләбез”,– ди җирлек башлыгы.

 

Сынауларны  өеп биргән

Авыл имамы Рәфыйкъ абый Йосыповның язмышы да  Мәгъфүр абыйныкыннан әллә ни аерылмый кебек. Тормышлары күп яктан охшаш диярлек. Соң гына өйләнеп, Йосыповларның ике балалары туса да, Аллаһ аларны сәламәтлекләрен чикле итеп  ярата. Кыскасы, Иркенгә – 1нче, Иреккә 2нче төркем инвалидлык  бирелә. Әниләре Фидакарә кечесе 3нче сыйныфта укыганда, 44 яшендә үлеп  китә.

“Аллаһ тәгалә адәм баласын  сынау өчен яраткан. Биргәненә  шөкер  кылып, сабыр итеп  яшәргә  кушкан.  Авырлыклар күрмәдек түгел, күрдек.  Сынауларны өеп бирде. Төшенкелеккә бирелгән вакытлар да булды. Ходайның рәхмәте белән  тернәкләнеп киттек. Яшем 50дән  узганда, алты  ел ялгыз яшәгәннән соң, күрше  авылдагы элеккеге танышым дип тә әйтергә була, Нәкыя белән  кушылдык. Аның да 4 баласы исән-сау, берсе 26  яшендә  үлеп  китте.   Хәзер 21нче  елыбызны бергә  яшибез. 2010  елда  авылда мәчетебез  ачылгач, мәэзин булып тордым,  инсульттан  соң имам  вазифаларын  башкара алмам дип  уйлаган  идем. Ләкин тора-бара анысы да  үземә  калды. Гел дә, белмим, дип әйтеп булмас дип,  63  яшемдә Казанның Меңъеллык  мәдрәсәсендә белем  алдым. Хәзерге тормышымнан бик  ризамын. Балаларыбыз шатланып  кайталар,  куанып китәләр.  Нәкыямә инвалид балаларны тәрбияләгәне өчен  мең рәхмәтлемен”,– ди Рәфыйкъ хәзрәт.

Туган ягы тарихы, Мамалайның 1920 елга кадәр  Казан губернасы Мамадыш өязенең Елыш волосте үзәге булып торуы да зур мәртәбә  аның өчен. Авылда май  заводы булуы, анда әнисе Бибинурның  эшләве турында  да горурланып     сөйли. Хәзер  ике ояны бер итеп  яшәүләренә  бик канәгатьләр.  Нәкыя апа – Мамалайга   килүгә, беренче  көнне үк биш вакыт намазга баскан, мәет озатканда  төп  вазифаны башкаручы акъәби, авыл абыстае. 

 

«Мамалайга кунакка килә идем»

Чаңгычы Миңнегуловларны районда белмәгән  кеше  юктыр. Радик, Рушан, Руслан исемнәре  спортчыларга күпне  сөйли. Аларның нәсел  җепләре нәкъ менә Мамалай авылына барып тоташа. Биредә  Радикның  әти-әнисе һәм ике бертуганның  әби-бабасы Рауза апа белән  Хәмит  абый гомер итә. Бик тә  күркәм, башкаларга  үрнәк гаилә Миңнегуловлар.  Икесе дә бер дә  ял итмичә  фермада  эшлиләр, стажлары  40  елдан артып  китә.

“Мин Мамалайга  килен булып  Үрнәктән төштем. Ул  авыл  хәзер  юк  инде. Дүрт бала  үстердек. Рушан белән Русланның әтиләре  Рөстәмне тапкан  елны Шармышка  ат белән барып, төн  кунып 15  мең  кирпеч  чыгардык. Өч айлык  улыбыз да үзебез белән. Кирпеч  аз  чыга,  бүтәннәрне   кире боралар. Завод өч-дүрт көн безнең  өчен  генә эшләде”, –дип искә ала Рауза  апа.

Рушанның ике тапкыр паралимпия чемпионы, 2014  елда Сочида  узган  кышкы  уеннарның  көмеш призеры булуында тренерлары, әтиләренең  абыйсы Радикның өлеше  аеруча  зур. Ул чаңгыны кечкенәдән кия.  Икенче сыйныфта укыганда  ук  Иске Икшермәдә уздырылган район  ярышында 1нче   урынны   яулый. Аңа  “Восход”  мотоциклы бәясе торырлык  спорт  чаңгысы  алып бирәләр. Радик  аның белән  күп кенә бәйгеләрне ота, Республиканың атказанган   физкультура  һәм  спорт  хезмәткәре исеменә лаек була.  2014-2017 елларда Татарстанның иң  яхшы тренеры булып таныла. “Ватан  алдындагы  хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләнә. Спортка мәхәббәт гаиләдән  килә. Әтисе дә бик җитез егет була, яшь  вакытта чаңгыда  йөри.

“Хәмитнең без  кавышкан елда Сабантуйда баудан  ычкынып тауга качкан тәкәне беренче булып  куып тотканын хәтерлим.  Радик исә бөтен балалар  укырга җәяү барганда  чаңгыда    йөрде. Иске  Җөригә 10  минутта барып  җитәм дип әйтә  иде”,– дип сөйли Рауза ханым.   

Үзе дә формада әле,  спартакиадада хатын-кызлар  арасында ярышта 1нче   килүе  күңелен тагын  да   күтәреп  җибәргән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев