Саба таңнары

Сабинский район

16+
"Авылым бизәкләре" сәхифәсе

Сатыш – күп шәхесләр үстергән авыл

Авыллар тарихы.

Сатыш авылы тарихы

    Сатыш авылы Сабадан 8 километр ераклыкта урнашкан . Шәмәрдән станциясеннән 32 километр, көньякта һәм Казан шәһәреннән 94 километр төньяк-кәнчыгышта ята.  Авылның пейзажын ачык һәм тулы күрим дисәң, аны Саба ягындагы каршы ягына менәсең. Менә ул шунда уч төбенә салынган көмеш тәңкәдәй бик ачык һәм тулы булып куз алдында торыр.Әнә авыл уртасыннан борыла-борыла һәм тирә-якка ямь биреп Сатыш елгасы ага.  Бик купләрнең шул елгага бәрәңге бакчалары төшә. Каршыдагы тауның да үз әһәмияте бар, анын бер як итәгендә алма бакчасы жәелеп ята, икенче ягында ясалма сулык, буа бар.

   Авылның икенче ягында ферма, арырак тагын авылның тавы кутәрелә, ә аннан соң авылның иген кырлары башланып китә. Югарыда телгә алынган авылның бу таулары, гәрчә алар тау булмаса да, халык аны элек-электән тау дип йөртергә яраткан. Чынлыкта алар таулар түгел, ә калкулыклар гына. Чагыштырма биеклеге берсенең дә 35 метрдан артмый, абсолют биеклеге 229 метр. Икенче төрле әйткәндә, нинди дэ булса бер диңгезнең суын Сатышка ерып кертик дисәк 229 метр тирәнлектә канау казырга туры килер иде.

  Сатышның авыл һәм басу рельефы бик гади, ул нигездә калку тигезлектә тора. Уртача биеклеге 195 метр. Хәзерге Сатыш авыл территориясендә борынгы заманнарда урман булган. Сатыш беренче мәртәбә Идел буенда, Болгар дәүләте барлыкка килгәч, телгә алына. Болгар шәһәреннән килеп утырган Сатыш исемле кеше һәм хатыны Борынчы булалар. Шуның өчен дә революциягә кадәр авыл Сатыш-Борынчы дип аталган. Сатыш крестьяннары турыдан - туры дәүләткә солдат биргәннәр, ясак туләгәннәр һәм крестьян восстанияләрендә катнашканнар. 1905-1907 елгы беренче рус революциясе елларында Сатыштан 33 хужалык Себергэ кучеп китәләр һәм Яна Сатыш дигән авыл төзиләр.

    18-гасыр азагында Сатышта дини мәдрәсә ачыла. Анда берюлы 300 лэп шәкерт укыган. Һәр елны 25 әр мулла мәдрәсәне тәмамлап документ алган. 1877-1878 елгы Рус-Төрек сугышында Камалов Сиражи 8 ел армиядә хезмәт иткән, сугышта катнашкан. Кәримов Садыйк – Георгиевский кавалер. Гражданнар сугышында Сатыштан барлыгы 37 кеше катнаша. 1929 елның ахырында күмәк хужалык төзи башлыйлар. Күмәк хуҗалыкка беренче булып 17 хужалык керә. Рәис итеп Шарафиев Фаяз билгеләнә һәм хуҗалыкка «Марс» дип исем бирәләр.

  Авыл Советы председателе Галимов Ибрай була. 1930 елда (октябрендә) вакытлы авыл Советы председателе итеп Ишниязов Әкбәр куела һәм 1931 елның февралендә ул сайлана. Шул ук вакытта район Советы члены булып та сайлана. 1931 елны Казанга Советлар съездына тавыш бирү хокукы белән делегат булып бара.Авылда партия карарларын авыл эшчәннәренә житкерү һәм аны тормышка ашыру өчен 1928 елда партия оешмасы ячейка барлыкка килә. Ячейка секретаре итеп Гаянов Ислам билгеләнә. Тоташтан коллективлаштыру 1933 елда бетә. Бу елны һәр хезмәт көненэ 8,2 килограмм икмәк уңышы бүленә, колхоз председателе Бикмиев Гарифулла була.

   Авылга 1930 елнын язында беренче «Фордзон» тракторы алып кайталар. 1937 елда колхозда югары иген унышы алына. Колхозчыларның хезмәт көненә 7,2 килограмм уңыш бирелә һәм икмәк сатып колхозга 1,5 тонналы йөк машинасы алына. Машинада шофер булып Хажиев Сабир эшли. Коллектив хужалык ныгып килгән чорда Боек Ватан сугышы башлана. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк Сатыш авылы хезмәт ияләре дә илебезнең бөтен халыклары белән бергә Ватанны сакларга кутәреләләр.

   Сатыш авылыннан гына да 249 кеше үз Ватанын саклау өчен кулына корал ала. 187 кеше кире туган авылына әйләнеп кайтмый. Ир-егетләр сугышка киткәч авылда хатын-кыз, бала-чага гына торып калды. Хатын-кызлар ирләрен сугышка озату белән жиң сызганып эшкә тотындылар. Дошманны җиңү, илебезгэ тынычлык оештыру өчен хатын-кызлар барсында эшләргэ әзер торалар. Кирэк булса, Ватан чакырса, кулларына корал алырга да әзер булалар.

   Сугыштан соң халыкның экономикасы, матди-техник базасы ныгый, авыл хуҗалыгы хезмәт ияләренең тормыш хәле яхшыра. Электростанция 1959 елда төзелеп бетә һәм  колхозны ут белэн тәэмин итә. 1948-49 елларда авылда берничә кешедә генэ детекторный радиолар, 8 кешедэ телевизор була.

  1962 елдан Зиннурова Кәүсәрия авыл Советы председателе булып бик күп кенә эшләр башкара. 1962 елда Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл төзелә, 2014 елда сүтелә. 1993 елда 13 хуҗалыкка газ тоташтырыла, ә 1997 елдан Сатыш авылында барлык йортлар да табигый газ белән җылытыла башлый.

   1980 елда Сатыш авылы аша узучы «Саба-Казан» юлы асфальтлана. Авыл халкы хәзер зур итеп яңа йортлар сала башлады. Сатыш авылы әкерен генә үз көенә гомер кичерә.
   
 

Чыганак: Саба районы сайтыннан алынды

Фото: Саба районы сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев