Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Табиб-нарколог Илшат Мортазин: «Эчкечелектән интегүчеләрнең дүрт­тән бере – хатын-кызлар»

Татарстанда алкоголизм проблемасы хатын-кызлар арасында да җитди төс ала.

  Белгечләр әйтүен­чә, эчкечелектән интегүчеләрнең дүрт­тән бере – хатын-кызлар. Әни кешенең хәмергә бәйлелеге аның үзенә генә түгел, бөтен гаиләсенә, бигрәк тә балаларга авыр тәэсир итә. Ватылган язмышлар, сабырлык чигенә җиткән гаиләләр, әнисенең җылысына тилмергән сабыйлар – бу фаҗиганең иң ачы ягы. Әмма «эчкече әни» дигән тамгадан котылу, тормышны яңадан башлау мөмкинлеге дә  бар.

Белгечләр фикеренчә, хатын-кыз организмының үзенчәлекләре аркасында бәйлелек ир-атларга караганда күпкә тизрәк формалаша. Әгәр ирләрдә алкоголизм 7–10 ел эчендә үссә, хатын-кызга моның өчен берничә ел да җитә. Еш кына бу чор бала үстерү вакытына туры килә.  2022 елда Татарстанда бала хокукыннан 582 ата-ана мәхрүм ителгән булса, 2025 елда 413 кеше. Уңай якка үзгәрешләр күзәтелсә дә, һәр сан бер кеше язмышы дигән сүз.

Проблеманың сәбәпләре төрле: гаиләдәге низаглар, хыянәт, якын кешене югалту, аерылышу, даими стресс. Кайберәүләр ире белән бергә эчәргә өйрәнә, икенчеләр авыр кичерешләрдән котылу юлын шешәдән эзли. Әмма күпчелек хатын-кызлар үзләрендә проблема барлыгын яшерергә тырыша, ярдәм сорарга ояла. Шуңа күрә белгечләргә соң мөрәҗәгать итәләр.

Татарстанның баш наркологы Резеда Хәева сүзләренчә, бәйлелекне дәвалау авыр булса да, мөмкин. Республикада махсус ярдәм системасы эшли: Казан, Чаллы, Түбән Камада тернәкләнү үзәкләре бар, районнарда психологлар һәм наркологлар хезмәт күрсәтә. Авыл җирләрендә хәтта фельдшерлар да кешеләрне белгечләргә мөрәҗәгать итәргә өнди. Шулай ук кайнар линия телефоны буенча киңәш алып була.

  2015 елдан республикада «Аеклык ноктасы» проекты гамәлгә ашырыла. Ул алкоголизмнан ин­тегүче ата-аналарга комплекслы ярдәм күрсәтүне максат итә. Төп бурычы – кешене генә түгел, бөтен гаиләне саклап калу. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова әйтүенчә, социаль ятимнәрнең күпчелеге – эчкечелек проблемасы булган гаиләләрдән чыккан балалар. Быел профилактикалау буенча “Аеклык ноктасы” проектында республикада 180 кеше җәлеп ителгән. Сабадан районның балигъ булмаганнарның  эшләре һәм аларның хокукларын  яклау  комиссиясе карары нигезендә  исемлеккә 4 хатын-кыз  кертелде. 

  Проект эшләгән елларда меңләгән бала ятимлектән сакланып калган. Катнашучыларның күпчелеге уңай нәтиҗәгә ирешкән: алар эчүдән баш тартып кына калмыйча, тормышларын яңадан кора башлаган. Кемдер эш тапкан, кемдер белем алган, гаиләсен саклап калган, балаларын кире кайтарган.

Шундыйларның берсе – Альбина. Ул күп еллар ире белән бергә эчеп яшәгән, ләкин балаларын югалту куркынычы аны тукталырга мәҗбүр иткән. «Аеклык ноктасы» программасында катнашканнан соң, ул тормышын тулысынча үзгәрткән: эчүдән баш тарткан, гаиләсен яңадан корган, өченче тапкыр әни булган.

Белгечләр фикеренчә, иң мөһиме – кешенең үз теләге. Упкын читендә торганда да бер адым артка чигенеп, ярдәм кулына тотынырга мөмкин. Күпләр өчен балалар мәхәббәте һәм аларны югалтудан курку яңадан яши башлау өчен төп көчкә әверелә. 

Илшат Мортазин,

район үзәк хастаханәсе

табиб-наркологы.

Фото ИИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев