Аллаһ йорты ремонтлана
«Изгелектә берләшегез!»
Яңа Мичән авылы мәчетен халык көче белән төзекләндерү эшләре башланып китте.
Әлеге мәчет 1994 елда Тукай исемендәге колхоз көче белән салынган була.
Изге эшне башлап йөрүчеләр Азат Мөхәммәтшин, Рушан Сәлимовлар. Егетләргә булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушыла. Осталар иске коймаларны сүтеп тимер торбалар утырттылар, тимер штакетник койма тота башладылар. Хәерле эшләр булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев