«Авылым капкасы» сәхифәсе: Геройлар, генераллар үстергән Югары Утар
Югары Утар – миңа шактый якын авыл. Биредә соңгы елларында әтинең абыйсы да яшәде.
Әни ат белән шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне һәркөнне Курсабаш май заводына Югары Утар аша илтә иде. Алтынчы сыйныфта укытучыбыз Мәдинә апа Исламованың велосипедлар белән Советлар Союзы Герое Зәки Хәбибуллин яшәгән йортны күрсәтергә алып барганы да истә...
Гомумән, Югары Утар үзенең исемнәре илгә билгеле шәхесләре белән данлыклы авыл. Бигрәк тә хәрбиләре күплеге ягыннан күренекле ул. Югары Утардан укымышлы кешеләр чыгуына 1864-1903 елларда авылда Казан епархиясе святителе Гурийлар бердәмлеге ачкан мәктәп эшләве дә зур роль уйнаган. 1902 елда интернатлы, ашханәле, мунчалы тирә-юньдә данлыклы рус-татар мәктәбе дә ачыла. Анда тирә-яктагы 16 авылдан килеп укыганнар. Русча белем алган яшьләр мөстәкыйль тормышта үзенә юлны кыюрак ярган, кая барса да, югалып калмаган.
Курсабаш авыл җирлеге сайтындагы тарихи белешмәдә элек бу якларда маллар ябып асрый торган утарлар булган, Югары Утар 1460 еллар тирәсендә Керәнне авылыннан 4 гаилә күчеп утырудан барлыкка килгән диелә. Чыннан да, 1781 елдагы документларда Мамадыш өязенең Яңа Чүриле волостенда Югары Утар, Түбән Утар, Яңа Утар һәм Утар авыллары булуы телгә алынган. Димәк, бу якларда утарлар байтак булган. Кайбер чыганакларда Югары Утар “Воздвежинское” буларак та билгеле. Соңрак бирегә Казан өязенең Норма, Царево авылларыннан руслар да күчеп утырган. Чиркәү һәм часовня салына. Авылда ике сәүдә ноктасы, су тегермәне, тимерчелек эшләгән. 1930 елларда, Түбән һәм Югары Утар авылы халкы колхозга берләшәләр. Хуҗалык үзәге саналган Югары Утарда авыл Советы, элемтә бүлекчәсе, тегү артеле, ике катлы кибет, май заводы була.
Укытучы Фәннур Бәшәров сөйли:
“Чыннан да, өяздә Югары Утар зур авылларның берсе саналган. Җирләре Курсабашның зиратыннан алып, Мичәнбаш авылы башына кадәр җиткән, балалар йорты-интернаты да шушы торак пункт эченә кергән. Моннан 40 еллап элек вафат булган Зарифулла абый Югары Утар 300-350 еллар элек барлыкка килгән дип әйтә торган иде. Авылның революциягә кадәр шулай зур үсеш алуы өчен шулкадәр вакыт кирәк тә. Зираттагы XVI йөздә куелган кабер ташы да авылның бик борынгылыгы турында сөйли. 1897 елда Югары Утарда 900гә якын кеше яши. Элек мөселман һәм христиан динендәге татарлар белән руслар гомер иткән авылда 300ләп йорт саналган. Хәзер күбесен вакыт тузаны күмгән. Әйтик, безнең йорт урынында хәзер дә файдаланыла торган җимерелмичә сакланган бер таш баз бар. Аны әти дә, Бәшәр бабай да казымаган. Димәк, баз аңарчы ук булган. Андый базлар тагын бар һәм бу безнең Югары Утарга гына хас күренеш дияр идем. Кызганыч, сугыштан соңгы елларда авыл тарала башлый. Чиркәүнең тимер капка-коймаларын Чүрилегә сүтеп алып китәләр.
Чиркәү нигезе
Чиркәү чаңы
Тормыш сүнгән йортларның мин белгәне генә 100дән артык. Күпләр Шәмәрдәнгә күченгән. Әмма мин үземә бер генә хутор булып калсам калам, ләкин Курсабашка барып йорт салмыйм, дип сүз бирдем. Шушында өч малай, бер кыз үстердек. Авылда хәзер клуб та, кибет тә, гомумән, бер учреждение дә юк. Интернет эшли. 2020 елда ярты гасырга якын көткән хыялыбыз чынга ашты: авыл уртасыннан агучы Мишә елгасы аша зур күпер төзелде. Элек, Югары Утар үсеп китә әле ул, дип әйтәләр иде. Кайчан үсәр? Шуны көтеп, бүгенге тормышка куанып яшәгән көн”.
Фәннур Бәшәров Курсабашка җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөреп укытып, үзеннән спортчы ясый. Җиңел атлетика, чаңгы ярышларында катнашып, ветераннар арасында район, республика күләмендә призлы урыннар ала. Хәзер 23 сентябрьдә Адлерда җиңел атлетика буенча булачак Россия чемпионатына барырга әзерләнә.
Көмеш, бакыр тәңкәләр
Авылда узган гасырларда тормышның, бигрәк тә сәүдәнең гөрләп торганлыгын Рушан Ибәтуллинның шәхси коллекциясендәге бакыр, көмеш акчалар да сөйли. 1739 елгысы иң борынгысы бугай. Бәлки тагын да элегрәк сугылган тәңкәләр дә бардыр, күбесен инде укып булмый.
“Петропавел чиркәве нигезендә берсе бакыр, икенчесе көмеш акчалы чүлмәкләр табылуы турында сөйлиләр, алтын тәңкәлесе дә килеп чыкты дип әйтәләр иде. Чиркәү астындагы подвалда зур кибет һәм азык-төлек саклау склады булган. Бервакыт үзебезнең йорт бакчасында әти белән кое чокыры казыганда да 2 метр тирәнлектә таш нигезгә килеп чыктык. Аның өстендәге бина агачтан салынган булган. Аннан өр-яңа чүлмәкләр дә таптык. Алар инде югалып беттеләр. Ул вакытта мин кечкенә идем. Саклау турында уйланылмаган. Әти сөйләвенчә, авылда коелар казучылар андый нигезләргә хәйран тап булганнар. Бу фактлар авылыбызның борынгылыгы турында сөйли”, – диде Рушан.
Ибәтуллиннар – Югары Утарда санаулы гына яшь гаиләләрнең берсе. Хатыны Айсылу белән ике кыз үстерәләр.
Герой йорты янында
Булачак геройлар зиннәтле сарайларда түгел, гап-гади йортларда туа. Татар каһарманы, Бөек Ватан сугышында полк белән командалык иткән Зәки Хәбибуллин дөньяга килгән өй дә шундый гына. Диварына “Бу йортта Советлар Союзы Герое Зәки Хәбибуллин туды” дигән язма-такта эленгән. Хәзер анда Зәки Хәбибуллинның сеңлесе Гыйлембаян Хәбибуллинаның (Бәшәрова), улы Рузил яши. Йортны тәртиптә тота.
“Әни Шәмәрдәндә яшәде, 1997 елда вафат булды. Үләр алдыннан Зәкинең йортын таркатма, дип әйтеп калдырды. Куак басып киткән иде. Чистарттым. Дивардагы язуның төсе киткән инде. Хәзер Казанга фотосы төсле итеп эшләтергә, язуларын яңартырга заказ бирдем. Ташын да алыштырып булмасмы”,– ди Рузил.
Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев та Югары Утар авылында Зәки Хәбибуллин истәлегенә һәйкәл салу эше торганлыгын әйтте. Герой үскән йорт музей буларак мәңге сакланырга лаеклы.
Югары Утарның күренекле кешеләре
Минзакир Әпсәләмов – разведка генерал-майоры.
Касыйм Әпсәләмов, югары белемле укытучы, сугышта үлә.
Зәки Хәбибуллин, подполковник, Советлар Союзы Герое, 1945 елның 1 маенда һәлак була.
Вәли Галиев, офицер, Зәки Хәбибуллинның яшьлек дусты, бергә укыйлар, фронтта да бергә булалар.
Басыйр Бәшәров, хәрби диңгез флоты офицеры.
Әхел Закиров, офицер.
Нәҗип Хәмидуллин, бронетанк гаскәрләре офицеры.
Вәли Ибәтуллин, Хәрби Һава Көчләре офицеры. Авылдашлары аның “Авылны, туган нигезне карап, очып үтәм. Төшеп булмый, приказ юк, дигән сүзләрен әле дә хәтерлиләр.
Мулланур Ибәтуллин, Тадҗикстанда, Үзбәкстанда Совет властен урнаштыруда актив катнашкан татбригада җитәкчесе.
Салих Ибәтуллин, ТАССР Югары Суды рәисе урынбасары.
Муллаян Ибәтуллин, районыбыз оешкан еллардан ГПУ начальнигы.
Котдус Ибәтуллин, юрист, полковник, 1930 елларда райбашкарма комитеты рәисе.
Усман Ибәтуллин, 1938-1947 елларда Тын океан Хәрби флоты офицеры. Фронтта Порт-Артур, Дальний портларын азат итүдә катнаша.
Югары Утар авылы тарихы турында Азат Гатауллиннан да шактый мәгълүмат алдык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев