"Авылым капкасы" сәхифәсе: "Өч наратлы авыл"
Өлкәннәр сөйләве буенча авылга 17 гасырда нигез салына, чөнки Өч Нарат авылы тарихи язмаларда 1680нче елдан искә алына. «Өч Нарат» атамасы авыл янындагы басу читендә өч нарат агачы үсүе белән килеп чыккан дип фаразлана.
Зарыгып көтелгән «Авыл көне»
Өлкәннәр сөйләве буенча авылга 17 гасырда нигез салына, чөнки Өч Нарат авылы тарихи язмаларда 1680нче елдан искә алына. «Өч Нарат» атамасы авыл янындагы басу читендә өч нарат агачы үсүе белән килеп чыккан дип фаразлана. Авыл Мишә елгасының сул ягында, 1,5 чакрымга сузылган бер урам гына булып урнашкан. Тарихи мәгълүматларга караганда, авыл чукындырылган булган.
Әмма качып кына Ислам динен тотканнар. Күмәкләшү елларында, ягъни 1931 елда авылда "Кызыл нарат" колхозы оеша. 1953 елда ул күрше авыл белән берләшеп, «Кызыл сукачы" дип йөртелә башлый.
Бүгенге көндә авылдагы 58 хуҗалыкта 89 кеше яши. Сала күзгә күренеп яшәрә, моның шулай икәнлеген матур, заманча йортлар дәлилли. Бирегә узган ел гына да өч гаилә шәһәрдән күченеп кайтып төпләнгән. Авылда мәчет, клуб эшли. Узган атнаның шимбәсендә авылда тарихи вакыйга – 53 елдан соң Авыл көне уздырылган. Без биредә яшәүчеләрнең күңелле хис-кичерешләрдән, күтәренке тәэсирләрдән арынырга да өлгермәгән бер мәлендә күрештек. Чөнки кем белән генә аралашсаң да сүз башы Авыл көненә барып тоташты. Инде әлеге бәйрәмнең дәвамлы булачагына өметләнәләр.
"Ярты гасырдан артык көтелгән бәйрәмнең бик сагынылган, зарыгылган булганлыгы аңлашыла. Бу авыл халкының да зур теләктәшлек күрсәтүе, шушы авыл тумаларының күпләп җыелуыннан ачык чагыла иде. Клуб мөдире Фидәния Абдуллинага, һәр бәйрәмдә иганәчелек күрсәтүче Дамир Абдуллинга, күп эшнең башында торучы Эльмира Шакировага һәм оештыруда хезмәте кергән һәркемгә бик зур рәхмәт", – ди Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына быелның февраль аеннан гына керешкән Алмаз Биккинин.
Финляндиядә туган Рәфилә апа
Өч Нарат белән танышуны авылның өлкән кешеләренең берсе – Рәфилә апа Бәшәрова белән аралашудан башладык. 81 яшен тутырган Рәфилә апа ялгызы гомер кичерә, кызы Гөлия – Татар Икшермәсендә яши, улы Рөстәм күршедә генә йорт салып башка чыккан. Ачык күңелле, аралашучан Рәфилә апа безгә авыл тарихы белән бергә, үзенең истәлекләре белән дә бүлеште. "Финляндиядә туган кыз мин", – дип башлады ул сүзне. – Әти-әнием фин сугышыннан соң 1939 елда вербовать ителеп Финляндиягә киткәннәр. Сарыкларны, сыерны поездга төяп үзләре белән алганнар. Миңа кадәр ике апам да булган, берсе авылда чакта ук үлгән. Мин 1941 елның 15 апрелендә туганмын. Туу турындагы таныклыгыма Яски районы Яски авылы дип язылган.
Сугышның беренче көненнән әтигә чакыру килгән, мин 3 айлык булып калганмын. Әнинең авылга кире кайтмый чарасы калмаган. Без бик авырлыклар күреп, өч ай юлда кайтканбыз. Нократ Аланына кайтып җиткәч, 5 яшьлек апам да вафат булган. Әни аны сандыкка салып алып кайтып, авылда җирләгән. Әни белән әтинең сеңелләре дә алар белән, без бер әнигә дүртәү булганбыз", - дип күз яшьләрен сөртә Рәфилә апа. Авылда алар өенә бер гаилә кереп калган булган, кире үз йортларына урнашканнар. Язмыш Рәфилә апага биләүдән үк зур сынаулар куеп, гомере буе тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә. Әтиләре Шәйми абзый 1943 елда сугышта һәлак була, әнисе 25 яшендә тол кала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган кыз әнисе авырганлыктан авыл фермасында сарыклар карый башлый.1962 елда ферма бетерелгәч, Иске Икшермәдә сыер саварга алына. «Алдынгы сыер савучы булып, берничә мәртәбә Мәскәүгә делегат булып бардым. Эш белән яшәдем. Авылда клубта җыештыручы булып, 1995 елда лаеклы ялга чыктым», – дип сөйли ул. Ире – данлыклы тракторчы Рәшит Бәшәровны тирә-юньдә зур хөрмәт белән искә алалар. Быел вафатына 20 ел тулуга багышлап клубта искә алу кичәсе дә оештырылган.
"Сабый вакыттан рәхәт күреп үселмәде, шуна бөтен авырлык аякларга төшкәндер", – ди таяклар белән авырдан хәрәкәтләнүче Рәфилә апа. – Ул чакта газ юк, олы мичтәге казанда ашарга пешә, аңа буем җитмәгәч, менеп-төшеп йөрергә бүкән куелган иде. Шул казанга буй да җитмәгән килеш шундый йөкне тартып үскән кешеләр без. Бүгенге тормышыма шөкерана кылам. Үземне үзем йөртәм. Өйгә газ-су кергән, балаларым янәшә, капка төбемә һәр җомгада автолавка килеп тора. Дөньялар гына имин булсын», - ди Рәфилә апа.
Авыл җанлы Шакировлар
Һәрбер авылны күркәм, үрнәк гаиләләре бизи. Өч Нарат авылында да эш-гамәлләре белән башкаларга өлге булырлык матур гаиләләр шактый. Без дә шундыйларның берсе – Шакировлар белән таныштык.
Гаилә башлыгы Рәис Шакиров "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы, алай гына да түгел, киңкырлы һөнәр иясе, хәләл җефете Эльмира ханым авыл өчен җан атып, һәр яңа башлангычка нигез салып йөрүчеләрнең берсе. "Авылыбыз күрке ул, һәр эштә башлап йөри, авылны бербөтен итеп тота", – диләр өчнаратлылар аның турында.
Авылда изге йорт – мәчет салдыру эшенә дә Эльмира ханым беренчеләрдән булып керешә. Ул вакытта авылда азан тавышы яңгыраячагына күпләр ышанып та җитмиләр әле. 2015 елда урыны билгеләнеп, беренче казыгы кагылса, 2017 елда биредә 91 елдан соң кабат авыл өстен иманга күмеп, изге азан яңгырый. «Аллаһы Тәгалә игелекле кешеләрне гел алдыбызга чыгарып кына торды. Иганәчеләр, авылдашлар, җирлек җитәкчеләре көче белән тиз арада җыйнак кына күркәм мәчетебез сафка басты. Улыбыз Нәфис тә, мин дә Кукмара мәдрәсәсендә дини белем алдык. Безгә авылдагы хатын-кызлар, ир-атлар да кушылды", – дип сөйли Эльмира ханым. Нәфис бүген имам-хатыйб вазифасын башкара, Эльмира ханым авылда дини йолаларны үтәп яшәүгә зур көч куя. Аның һәр гамәле башкаларны зурлау, кешенең кадерен белү, изгелеккә әйдәүгә юнәлгән. "Мин оештыру эшләрен бик яратам, шуннан тәм табам. Әлбәттә, иң беренче минем һәр ниятемне ирем Рәис, балаларым хуплап ала. Иң элек гаиләмә таянам. Ватсапта авылдашлар группасына язуга, теләктәшлек белдереп, мине куәтләп алулары тагын да көч бирә, рухланып эшкә керешәм. Авылыбыз халкы бик тәртипле, күндәм, һәр эштә булсын дип, Аллаһының барлыгын белеп яшиләр», – ди ул. Авылның зиратын, мәчет биләмәсен, гомумән, тирә-юнен тәртипләп торуны Эльмира ханым күз уңында тотып, ул авыл халкының зур бердәмлеге белән башкарыла. Чисталыкның иманның яртысы икәнлегенә дә өчнаратлылар төшенеп өлгергән. Игелекнең чиге юк, диләр. Эльмира ханым авылның ике әфганчы ир-атына багышланган стендлар булдырып, шулай ук обелискларны тагын да баетып эшләүне үз өстенә алып, шулардан күңеленә рухи ләззәт өстәп яши. Шакировлар 33 ел үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр, инде 3 балалары да үз тормышларын корганнар.
Күпләп мал асрап яшиләр, 2017 елда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" сертификатына да ия булганнар.2019 елда Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның республиканың матур гаиләләре белән очрашу бәйрәмендә катнашу насыйп булган. Шакировлар кебек авыл язмышы өчен җан атып, янып яшәүчеләр булганда авылларның яшәрүенә шик юк. Өч Наратта андый гаиләләр шактый әле...
Туган нигез җылысы тарткан
Гөл-чәчкәләргә күмелгән йорт яныннан тыныч кына үтеп китә алмадык, хуҗаларның хезмәт сөючән, тырыш, матурлыкка гашыйк кешеләр икәнлеген капка төбеннән үк аңлап, ишек алдына уздык. Биредә Казан шәһәреннән күченеп кайтып Гөлсәрия һәм Илфат Сабитовлар яши икән. Гаилә башлыгының әти-әнисе нигезен яңартып, йортны гөлбакчага әверелдергәннәр.
Илфат абый Әфган сугышларын кичкән кеше, һәр тыныч көннең, аяз күкнең кадерен белеп яши. Тормыш иптәше – Олы Кибәче кызы Гөлсәрия ханым белән 37 ел дус, тату гомер кичерәләр, ике бала үстергәннәр. Бирегә кайтып төпләнгәннәренә ике ел булган.
«Авылыбызда йортлар саны арта барганга сөенәбез, бигрәк тә гаиләле яшьләр кайтуы куандыра. Бик күңелле итеп яшәп яткан көнебез. Авылда кем нәрсә генә яңартса да авылыбыз матурая дип сөенәбез. Казанда яшәсәк тә, күңел гел монда булды. Авылны яратабыз.
Без мәктәптә укыганда йортлар хәйран сирәкләнгән иде, ул вакытта йорт номеры 24нче иде, хәзер 38нче булды. Яңадан үз хәленә кайтып килә», -- ди Илфат абый. Сабитовларны авыл тормышы һич куркытмый: каз-үрдәк үстерәләр, ишегалдын ямьләп тавык белән чебешләр чыркылдаша. Тавыклары быел 36 чеби чыгарып сөендергән. Ничек авыл җанлы димисең дә, бу әкият иленә сокланмыйсың ди?
Бу көнне авылга Чаллыдан күченеп кайтып, зур, иркен йортлар салган Роза Әхмәтҗанова, Раилә һәм Кәшиф Җиһаншиннар, Рәмзия һәм Фәрит Миннебаевлар белән дә аралашып алдык. Кайтырга теләүчеләрнең тагын барлыгын да ишеттек. Өч Наратның чәчәк атасы көннәре алда булсын әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев