Бай мираслы Чулпыч
Көзнең алтынсу төсләргә төренгән сихри бер көнендә Чулпыч авылына юл тоттык. Авыл безне көзге муллыгы белән каршы алып, ягымлы, ачык күңелле кешеләре белән озатып калды.
Авыл тарихы – китапта
Чулпычка сәяхәтебезне иң элек әлеге төбәкнең тарихын өйрәнеп, гаҗәеп кыйммәтле хезмәт – «Чал тарихта Шыңар ягы» дигән китап бастырып чыгарган Айдар Гарипов белән күрешүдән башладык.
Айдар Моталлап улы 40 елдан артык Олы Шыңар урта мәктәбендә тарих фәненнән белем бирә. Озак еллар әлеге җирлеккә кергән авыллар тарихы турында язма чыгарырга дигән хыял белән яши ул. Әлеге хыялы 2021 елда саллы китап итеп басылып чыгып, тормышка аша.
«Моңа материал гомер буе тупланды дияргә була. Бик күп материаллар өйрәнелде, эзләнүләр алып барылды, архивтан алынды. Балалар хезмәте дә файдаланылды. Китап яңа гына чыкса да, материаллар күптән тупланып килгәнгә күрә, күп кешеләрнең фикерләре сакланып калды. Ул кешеләрнең күбесе исән дә түгел инде. Тарихи китап шуның белән дә кадерле», – дип сөйли Айдар әфәнде.
Кешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларының берсе – үз тарихыңны белү, диләр. Чөнки тарих киләчәккә атлар өчен гыйлем булып тора. Гомумән, үзенең үткәне өйрәнелеп, киләчәк буыннарга тарихи басмалар әзерләнеп калучы төбәкләр бәхетле авыллар дип санала. Чулпыч та шундыйлардан.
«Шыңарның тарихы бик борынгы, ул ХVI гасырның башына карый. Кече Шыңар авылында 1524 елгы кабер ташы сакланган. Аны галимнәр өйрәнеп, дөреслеген расладылар. Чулпыч шушы чорлардан соң, 100-150 ел соңрак барлыкка килгәндер дип фаразлана. Ул чорда авылның 16 йорттан торуы һәм мәчетле булуы турында язмача мәгълүматлар сакланган. 1740-1760 елларда патша указы нигезендә күп мәчетләр юк ителә. Чулпыч авылында да мәчет белән мәдрәсә эшләүдән туктый. ХVIII гасыр азагында яңа мәчет торгызыла.
Тарихчылар авыл атамасын «чулпы» (хатын-кызларның бизәнү әйбере) дигән сүздән алынган булырга тиеш дип әйтәләр. Кечкенә генә Чулпычтан 60ка якын кеше сугышта һәлак булган. Күренекле шәхесләр дә чыгуы да билгеле. Шуларның берсе – 1907 елгы Кәримулла Хәсәнов. Ул Дума эшчәнлегендә катнашкан, депутат кеше. Аның турында Ленин да белгән, 10 томында бу турыда язма бар. Казанда педучилище тәмамлап, Дума тарихында беренче тапкыр газета чыгара, татар милләте, мәгърифәте мәсьәләләрен күтәрә. Кызганычка каршы, патша заманында да, Совет чорында да төрмәдә утырырга мәҗбүр була. Шулай ук легендар очучы Михаил Девятаевның хатыны да Чулпычныкы. Менә шундый күренекле кешеләр биргән авыл ул. Кешеләре электән бик булдыклы, тырыш булган», – дип сөйли Айдар Гарипов.
Айдар әфәнденең тормыш иптәше Нәсимә ханым да 38 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем биреп, ничә буын укучыларында ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән мөхтәрәм мөгаллимә. Бүген лаеклы ялда булып, күпсанлы шәкертләренең хөрмәт-ихтирамында гомер кичерә. Үзләре үрнәгендә ике бала тәрбияләп үстереп, аларның бәхетенә куанып яшәгән көннәре.
Батыр үстергән Раилә апа
Сәяхәтебезнең «гид»ы – Кече Шыңар мәдәният йорты мөдире Фәридә Садыйкова безне Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илфат Зиннәтуллин истәлегенә мәрмәр такта куелган йортка алып килде. Улы - интернациональ сугышчының исеме мәңгеләштерелгән урамда әнисе Раилә апа гомер кичерә. Ягымлы, ачык күңелле Раилә апа хатирәләре белән бик теләп бүлеште. «1940 елда шушы авылда туып, үстем. Әтием дүрт ел сугышта булып, бетәргә бер ай кала Берлинда һәлак булган. Әниебез өч баланы ялгызы үстерде. Олы абыем солдаттан кайткач, Кыргызстанга китеп төпләнде. Әни белән безне дә шунда алып китте. Дүрт ел Бишкәк шәһәрендә яшәдек, сагынуымның чиге-чамасы булмады.
«Бу ай безнең авыл өсләрендә дә йөзә микән?» – дип елый идем. Мин җиткән кыз, егетләр мине сорап килә башладылар. Абыем әйтә: «Бирмим, без кайтып китсәк, ул монда адашып кала», – ди. Күршедә генә яшәүче егеткә кияүгә чыгарга әзерләндем. «Тормышка чыкканчы туган авылны бер күреп килсен, аннары кайта алмас», -дип, абый эшемнән сорап, мине авылга кайтарып җибәрде. Монда кайткач, кире китә алмадым, 1962 елда Якуп исемле егеткә кияүгә чыгып калдым», – дип сөйли Раилә апа. Килен булып төшкән нигезендә 60 нчы ел гомер итә ул. Утыз ел буе авыр хезмәттә – фермада сарыклар карый. Якуп абый ферма, амбар мөдире булып эшли. Бер-бер артлы уллары Илфат, Илһам, Илдус дөньяга килә. Илфат 1982 елның 28 мартында армия сафларына алына. «Соңгы аерылышуыбызда, Әфганга гына эләкмәсәң ярар иде, улым», дидем. «Булсын, әни, кем генә барсын анда, һәркемнең дә җаны кадерле бит», – диде. Бер дә зарланып язмады. Соңгы хаты 5 апрельдә килде. Анда ике елы тулгач, кайтармыйча, тагын дүрт айга калдырачакларын язган иде. Күңелем белән гел 5 августта кайтыр дип өметләнеп, иртәдән мунчалар ягып, камыр ризыклары пешереп көттек. Шул көнне цинк табут белән кайтты. Бик гәүдәле, 1 метр да 86 сантиметрлы, киң җилкәле, бик эшчән бала иде. 40 литрлы бидоннарны чөеп кенә ата иде», – дип искә ала Раилә апа. Алар Якуп абый белән 53 ел гомер кичерәләр. 41 ел каенанасы белән яшиләр. Ире соңгы елларда нык авырып, 2015 елда дөнья куя. Бүгенге көндә Раилә апаның төп терәге – Сабада яшәүче ике улы, киленнәре. «Улларым да, киленнәрем дә, оныкларым да бик игелеклеләр», – ди әни кеше.
Авыл күрке - мәчеттә
Авылга ямь биреп, әллә кайдан балкып торучы иман йорты – мәчеткә дә керми булдыра алмадык. 2008 елда Чулпычта мәчет төзелеп, 67 елдан соң авыл өстендә кабат тәүге азан тавышы яңгырый. Биредә 2011 елдан имам вазифаларын Мәҗит Гатауллин башкара. Мәҗит хәзрәт 34 ел Мәскәү шәһәрендә яшәгәннән соң туган авылында Аллаһ йорты салдыру кебек изге эшкә керешә.
«Туган як та тартты, әни дә олыгайды. Аллаһы Тәгалә җитәкләп алып кайтты, дисәм дә була», – ди ул.
Бүген тирә-юньне намазга чакырып биш тапкыр изге азан тавышы яңгырый. Бигрәк тә дин юлына яшьләрнең, укучыларның тартылуы куандыра. «Мөмкинлегем булгач, изге эшкә – мәчет төзүгә багышларга булдым. Кыска гына вакытта Аллаһ ярдәме белән башкарып чыктык. Куркып кына тотынган идек, икенче елны төп нигездә йорт та салып чыга алдым. Мәчет төзелешенә бирелгән акчаны Аллаһы Тәгалә кире кайтарды. Дин йорты ачылышында чыгыш ясаганда:
«Мәчетнең сукмагына үлән үсмәсен, кар капламасын», - дигән идем. Аллага шөкер, җомга намазларына 7-8 кеше җыйнала. Җәйләрен 12шәр кеше булабыз», – ди Мәҗит абый Гатауллин.
"Авылыма җаным-тәнем белән береккәнмен..."
Саймә апа Гатауллина авылның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып яшәүче кешеләрнең берсе. Үзе дә туган авылыннан ерак китми, 19 яшендә Мөхәммәтнур абыйга кияүгә чыгып, югары очтан түбән очка гына килен булып төшә. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Бөгелмәдә кибетче һөнәрен үзләштереп, гомер буе якын-тирә авылларда сатучы булып эшли.
«Миңа 62 яшь, биш ел элек лаеклы ялга чыктым. Кибетче һөнәрен бик яраттым, холкыма туры килгәнгәдер дип уйлыйм. Халык белән бик тату, тыныч эшләдек. Мин бу авылга җаным -тәнем белән береккәнмен, әбиләрем мине шул дәрәҗәдә авылга бәйләп куйганнар. Кечкенәдән нигезне югалтмаска өндәүләре миңа да каннан күчеп, мин дә балаларны авылдан җибәрмәскә бөтен көчемне куям. Олы кызым Чистай егетенә кияүгә чыкты һәм сагынып, гаиләсе белән кире Чулпычка кайтты. Киявебез дә бу якларны үз итте. Бүгенге көндә алар бездән якында гына ипотекага йорт салалар, өч малай үстерәләр. Гөлүзә кызыбыз Сабада кияүдә, улыбыз Алмаз өйләнмәгән әле. Улыбызга авыл җанлы кыз насыйп булып, нигезне таркатмыйча авылда яшәп калыр дигән өметем бик зур», – ди әни кеше.
Саймә апаның һәр сүзеннән авыл дип янып яшәве аңлашыла, авылның яшәрүенә, яңа йортлар калкуына чын күңелдән сөенә ул.
«Хезмәт сөйгән кешегә авылда да эш бар, теләк кенә кирәк. Үз эшен башлаучыларга да мөмкинлекләр зур. Бүгенге көн белән генә яшәп булмый, алдагы киләчәгеңне уйларга кирәк. Балаларын читкә җибәреп бетергәч, картайган көндә әти-әни кем кулына кала? Без дә олыгаю яшенә кереп барабыз. Картлыкта балалар ярдәменнән башка булмый. Чулпычның бүгенге көндә яшәрүенә сөенәм. Яңара, яшьләр төпләнеп калуы бик куандыра. Шәйхелисламовларның өч малае да авылда төпләнеп калып, өчесе дә Чулпычка өй салдылар. Чулпыч фермасында эшләүчеләргә биш йорт салып куйгач та, авылыбыз тагын да ямьләнеп китте», – ди Саймә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев