Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Бөек галимле Чәбия-Чүрчи

Һәрбер авыл нинди дә булса үзенчәлеге белән аерылып тора. Сабадан 21 чакрым читтә урнашкан Чәбия-Чүрчи авылы якты күңелле кешеләре һәм авылга үзгә ямь биреп утыручы кып-кызыл баланнары белән күз алдында калды.

Сала тарихы

Тарихи чыганаклар авылның 17 гасырда барлыкка килүен сөйли. Анда татарлар да, руслар да яшәгән. Татарлар яшәгән ягын Чәбия дип, руслар ягын Чүрчи дип йөрткәннәр. Авылда мәчет булуы да билгеле. Соңрак ул мәктәп итеп үзгәртелә. 1932 елда Чәбия-Чүрчидә "Память Ильича" күмәк хуҗалыгы төзелә. Ул нык хуҗалыклардан саналып, сыер, дуңгыз, сарык, каз, тавык фермалары белән алдынгылар рәтендә була. 1951 елда ул Олы Ныртыга кушыла. Олы Арташ һәм Чәбия-Чүрчи авыллары арасында үпкә авырулары диспансеры булуы да билгеле. Узган гасырның 80 нче елларында ул ябыла. Бүгенге көндә авылдагы 26 хуҗалыкта 78 кеше яши.

 

Галим эзләре буйлап..

Әлеге авылга сәяхәтебезне татар дөньясының атаклы галиме, филология фәннәре докторы, районыбызның горурлыгы булган Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин туган нигездән башладык.

Тарихи истәлекләрне саклап, моңсу гына утыручы йорт хуҗаларын күптән югалтса да, күренекле шәхес белән бәйле хатирәләр онытылмый, авыл халкы күңелендә тирән уелган. Әлеге йортның күршесендә улы Ринат белән Миңненур апа Рәхимуллина яши икән. Ул безне якты йөз белән каршы алып, үзенең үткәннәре белән уртаклашты.

Урта Нырты кызы Миңненур апа авылга 1966 елда килен булып төшә. Ире Харис абый белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. "Саба" совхозының умартачылыгында эшләгән Харис абый 2015 елда вафат булган.

"Мин 1941 ел баласы, 81 яшемне тутырдым. Озак еллар туберкулез диспансерында дезинфектор булып эшләдем. Ул чорда дәваланучылар бөтен республикадан киләләр иде. Туберкулезның эчендә йөзеп йөрсәк тә, Аллаһ рәхмәтедер, анда эшләгән бер кеше дә ул чир белән авырмады. Диспансер ябылгач, 2001 елга кадәр Сабада "Госстрах"та агент булып эшләдем. Кияүгә килгәндә авыл шактый зур иде. Руслар яшәгән ягында да 10лап йорт булгандыр. Берәмләп күчеп киттеләр. Җәйгә генә кайтып торучылар да бар. Авылыбызның табигате бик матур, чишмәләре күп. Мәчетебез юк, ир-атлар җомга намазына Олы Ныртыга менәләр",– дип сөйли ул.

Миңненур ападан Әбрар Кәримуллин белән бәйле хатирәләрне дә уртаклашуын үтендек. "Сул якта – Әбрар абыйлар нигезе. Мин килгәндә алар йортында башка кешеләр яши иде. Әбрар абыйны язмыш гел башыннан сыйпап тормаган. Әнкәй сөйләвеннән беләм, әнисе күмәкләшү чорында вафат булгач, әтисе Гыйбадулла абзый Нурлисә исемле диспансерда эшләүче шәфкать туташына өйләнгән. Ике балалары булган. Әбрар абый сугыштан кайткач, авылда счетовод булып эшли. 1948 елда Казанга укырга кергән. Авылга кайткан вакытларда бөтен җирне урап кайта иде. "Тугыз чишмә бар", – дип әйткәнен хәтерлим. 1995 елда 70 яшен Казаннан күп язучылар кайтып зурлап үткәрделәр. Шул кайтуында зиратта булып, мине шунда җирләрсез дип әйтеп калдырды. Нигезләрендә кеше калмагач, иптәшем Харис йортларына чит кеше кертмибез дип, үзебезгә сатып алды. !Мин исән чагында үз йортым дип кайтырмын, аннан сезгә булыр!,– дия иде Әбрар абый. Соңгы тапкыр авылга Кинтә апа белән 2000 елда Сабантуйга кайттылар, бездә 1 кич кундылар. Шул елны көз көне 75 яшендә вафат булды. Безнең өйдән озатып, өчесен дә үзебездә үткәрдек. Әбрар абый бик гади, басынкы холыклы кеше иде, "мин" дип үзен күрсәтеп йөрмәде. Үзләренә Казанга кунакка барганда фатирларындагы китапка хәйран калып кайткан идем. Фатирларының бер як стенасы гел китаптан гына тора иде. Гади генә тормышлы, рухи байлыкны барыннан өстен куеп яшәүче, бөтен гомерен фәнгә багышлаган кеше ул", – дип хатирәләре белән бүлеште Миңненур апа.

Ике килен килгәннәр...

Урамда кар көрәүче Саймә апа Гыйззәтова белән дә аралаштык.

"Бу авылга 1981 елда күршем Равилә белән икебез бер көнне килен булып килдек. Өчәр бала үстердек. Мәктәптә 21 ел җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Ул чорда кибет, мәктәп, иске клуб бар иде. Клубыбызны яңаны салдылар, тик яшьләр генә юк. Авылыбыз үсү ягында түгел. Бәйрәмнәрдә гөр килеп тора, шәһәрдән күпләп кайталар. Күптән түгел генә Әлфия һәм Рәшит Дәүләтшиннар 4-5нче балаларын – игезәк малайлар алып кайттылар. Сабыйлар туса, сөенәбез инде. Авылда мәктәп яшендәге ике бала бар",– дип озатып калды безне ачык йөзле Саймә апа.

 

Киң күңелле Рәҗәповлар

Авылдагы күркәм гаи­лә­ләрнең берсе – Рәҗә­повлар гаиләдә биш кеше гомер кичерәләр. Равилә апа улы Айнур, килене Диләрә, оныклары белән яши. Равилә апаның сабыр, тыныч холыклы кеше икәнлеге аралаша башлауга аңлашыла.

Ире Мәгъсүм эшкә киткән җиреннән йөрәк өянәгеннән вафат булып, 39 яшендә өч бала белән тол кала ул. Бу сынауны зур сабырлык белән күтәреп, бөтен көчен балаларын аякка бастыруга бирә. Гомер буе кибетче булып эшли. Рәҗәповлар ике ел элек алтынчы кеше итеп картлык көнендә балалары булмау сәбәпле караучысыз калган Гыйльминур Габдрахманованы да үзләренә сыендырганнар. Гыйльминур апа шушы авыл тумасы, 29 ел Казан шәһәрендә яшәгәннән соң, сәламәтлеге какшагач, Рәҗәповлардан Лесхоз картлар йортына илтүне сораган. «Үзебездә яшисең, бер кая да җибәрмибез», - дип үзләренә алып кайтканнар. 87 яшьлек Гыйльминур апаның зиһене ачык, хәтере яхшы. Авылның үткәнен яхшы хәтерли.

"Чүрчи халкы элек-электән дус-тату, бердәм булды. Бер йодрык, бер гаилә булып яшәдек. Бүгенге тормышыма да шөкрана кылам", - ди ул.

Рәҗәповларның тормышлары җитеш, йортлары да хуҗалары кебек нур чәчеп тора. Бишектә алты айлык Сәйдә тавыш биреп ята, 8 яшьлек Данил үзенчә гөр килә. Кыскасы, Чәбия-Чүрчинең киләчәге өметле, якты булачак әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев