Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Урта Нырты -Чиратнай

Сәхифәбезнең чираттагысын районыбызның көнчыгышында, 22 чакрым ераклыкта урнашкан Урта Нырты авылыннан әзерләдек.

Чиратнай каян барлыкка килгән?

Халык телендә аны Чиратнай дип тә йөртәләр.  Олы Нырты авыл җирлеге биләмәсенә кергән авылда  56 хуҗа­лыкта 158 кеше яши. Укытучы-тарихчы Ханзөфәр ага Сәфәргалиев  “Нырты ягы- тарихи төбәк” китабында язганча,  элек Лесхоз бистәсе янында, кызлар елгасыннан ерак түгел, Нырты башы-Югары Нырты дип аталган авыл булган. Аның халкы Сабабаш авылы кешеләре белән җир өчен даими ызгышып торган. Урнашкан урыннары да җайсыз булган, бигрәк тә авыл халкы аю-бүреләреннән зыян күргән. Шуңа да алар, өлкәннәр сөйләвенә караганда, моннан 300 еллар элек хәзерге Урта Нырты авылы урнашкан җиргә күченә башлаганнар. Аның да тирә-юне урман булган. Авылга нигезне Арча ягы кешеләре салган. Тора бара Югары Нырты халкы чиратлап, Урта Ныртыга, башка торак пунктларга күчеп беткән. Күченү чираты әкренләп Урта Ныртыга да җитәр дип уйлаганнар, ләкин ул таралмаган. Шуңа күрә авылны Чиратнай дип атаганнар, имеш. ”Әти  авыл тарихын күп өйрәнде, эзләнде, кызганыч, тупланган мәгълүматы, кулъязмалары китап булып аның вафатыннан соң 2007 елда гына дөнья күрде”,– ди авторның улы, авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев.

Мәхәллә төзелгән, имамы сайланган

Чиратнай безне матур төзек йортлары белән каршы алды. Дөрес, яңа өйләр янында хуҗасыз калган буш ихаталар да бар. Табигате үзенчә матур, “җәйләрен бу яклар аеруча ямьле була”- ди безне  авыл буенча озатып йөрүчебез, озак еллар клуб мөдире булып эшләгән Рузалия апа Хафизова. Шулай яңа танышыбыз белән сөйләшә- сөйләшә тиздән мәчет салыначак  урынга килеп җиттек. Әлегә төзелеш башланасы урында кар ята. Җирлек башлыгы әйтүенчә, узган елның май аенда авылда җыен үткәрелеп, мәхәллә төзелгән, имамы итеп шушы авылдан Эльмир Арикеевны сайлап куйганнар. Хәзер мәчет төзелешенең документларын рәсмиләштерү, проектын булдыру буенча хәстәрлек бара, иганәчеләр барлана. Бу авылда элек  биек манаралы мәчет булганлыгы билгеле. Ул 1937 елга кадәр Ислам дине йолаларын халыкка җиткерүдә игелекле хезмәт күрсәткән. Шул елны манарасын кисеп төшергәннәр. 1988 елга кадәр ул клуб бинасы булып тора. Янганнан соң шул ук урынга яңа клуб төзелә.

Авылда клуб төзелә

Әлеге клуб авыл халкына 34 ел хезмәт итәргә өлгерә. Узган ел шактый таушалган бинаны  сүтеп, урынына яңа мәдәният учагы булдыру ихтыяҗы туа. Февраль аенда 50 урынга исәпләнгән клуб төзелешенә нигез салына. Хәзер биредә  “ПМК-Мелиорация” җәмгыятенең  төзүчеләр бригадасы аның стенасын өю белән мәшгуль. “Төзелештә 8 кешелек бригада хезмәт куя, план буенча объектны республика көненә тапшырырга ниятлибез”,– ди җәмгыятьнең баш инженеры Фаяз Кәбиров.

Яңа йортлар салына

Җирлек башлыгының әйтүенә караганда, соңгы елларда өч авылга  9 йорт салынган, аларның барысында да  яшь гаиләләр көн күрә. Урта Ныртыда  арендалы торак программасы буенча яшь белгечләр өчен ике йорт җиткерелгән. “Авылда яшьләр бар, балалар да туып тора. Тиздән авылда тагын бер яшь гаилә барлыкка киләчәк. Төзелеш өчен җирлек буенча яңадан 6  участок әзерләп куйган идек, быелга ике йортны Завод Ныртыда төзергә планлаштырабыз”,– ди Рафис Сәфәргалиев. Авылда кибет эшли, шәхси эшмәкәр Гөлгенә Коваль халыкны көндәлек товарлар белән тәэмин итә.

Дөрес, авылда мәктәп юк, 12 бала күрше Завод Ныртыга барып укый.

Умартачы эше канына сеңгән

Авылга ямь биреп торучы тагын бик матур ике катлы йорт умартачы Данил Яруллинныкы икән. Әле өенең эчке эшләре тәгәлләнмәгән, үзен йорт тирәсендә  умартачы мәшәкатьләре белән кайнашканда туры китердек.  “Бу сезонга ныклы әзерлек бара, 200 данә пчелопакет, рамнар барлап куелды, инде хәерле, уңышлы  җәйләр килсен”,– ди ул. Бу шөгыльгә һәвәслеге  Данилдә умартачы Муллагаян бабасыннан килгән. “Умартачылык –  минем канга сенгәндер инде ул, мәктәпкә кергәнче үк мәрхүм әтиемнән умарта оясы сораганмын.

Күрше Ирек абыйдан буш оя алып кайтып биргәне хәтердә. Безнең совхоз элек-электән умартачылык белән шөгыльләнде, аның 25ләп умарталыгы бар иде. Кечкенәдән үз иткән шөгылем тора-бара төп хезмәтемә әверелде. 2006 елда күч сатып алып, өч оя булдырдым, шуннан ныгытып бу эшкә кереп киттем.  Авыл читендә 1 гектар пай җирем бар иде, өстәп арендага 40 сутый җир алдым.

Кышлату урыны, бал суырта торган цех, умартачы өен булдырдым. Узган ел 3 тонна юкә, 1 тонна көнбагыш, 4 тонна карабодай балы җитештерә алдык. Кергән акча рамнар, башка кирәк-яраклар алуга тотыла, йорт материалларына да күп кирәк, төзелешне төгәллисе бар.Эшемдә зур  ярдәмчем-тормыш иптәшем Ландыш. Лесхоз боз сараендагы төп хезмәтеннән тыш ике балабызны тәрбияләргә дә, йорт  мәшәкатьләрен карарга да, миңа булышырга да җитешә”,– дип уртаклашты Данил.

Читтәгеләр дә  онытмый   

  Чиратнай буенча сәяхәтебезне авылның мөхтәрәм кешесе Сәүнәрия ханым Шакирова нигезендә төгәлләдек. Балаларга гомер буе белем биргән рус теле һәм әдәбияты укытучысы бүген лаеклы ялда, үз йортында ялгыз гына гомер кичерә. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар, моннан 20 ел элек пар канаты бакыйлыкка күчкән. Сәүнәрия апа бу авылга Кукмара районы Төркәш авылыннан килен булып килгән, үзе әйтүе буенча, бу якларны шул вакыттан ук якын итеп, аның үз кешесенә әверелгән. ”Авыл халкы бик әйбәт безнең, бердәм. Авылның өстен ягы – гадилектә, дияр идем. Яшьләребез бик актив. Соңгы елларда авылда кичке Сабантуй үткәрелә башлавы да аның тарихына матур эз булып кереп калыр. Шушы авыл оныгы, Сабада яшәүче Гүзәл ханым Шәрифуллина әлеге изге эшне үз инициативасы белән башлап җибәрде.

Бу бөтен авылны кузгатты, ерактагы якташлар барланды, инде әти-әни нигезләре күптән таркалган бала-оланнарны да бергә җыйды. Бәйрәмгә ерак Приморьелардан ук  кайтучылар булды. Ул урам тутырып бирнә җыюлар безне кабат яшьлеккә алып кайтты. Инде дәвамлы очрашулар, күрешүләр булсын. Авыл яши, читкә киткәннәр дә аны онытмый, Чиратнай тарихы язылуын дәвам итә...”- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев