Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Герой үстергән Оет

Бүгенге сәхифәбез Оет авылына багышлана.

Тарих эзләре буйлап...

Оет авылы Байлар Сабасыннан 14 километр ераклыкта урнашкан. Тарихи чыганакларга караганда, аңа ХVIII гасырда нигез салына. 1896 елда авылда 141 йорт булган дип әйтелә. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда Починок Уют дип тә телгә алына. Авыл атамасы турында берничә фараз саклана. Риваятьләргә караганда, 18 гасырда авылга бертөркем кешеләр килеп төпләнә. Авыл буласы урынның матурлыгына сокланып, алар “Как уютно” дигәннәр. Авылның исеме шуннан килеп чыккан дигән бер фараз да бар. ХХ гасыр башында биредә мәчет, мәдрәсә, ике вак кибет эшли. 1930 елда «Яңа Оет» колхозы төзелеп, ул 1959 елда «Авангард»ка кушыла. Бүген Оет авылының 62 хуҗалыгында 188 кеше гомер кичерә.

Оет авылы Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев исеме белән данлыклы. 1925 елда туган булачак герой мәктәптән соң авылда бригадир булып эшли, 1943 елда Совет Армиясенә алына. 1126нче укчы полк составында көрәшкән кызылармияче Вәли Хаҗиевка 1944 елда Белоруссияне азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 

«Аллаһ йортын авылыбыз белән салдык»

Оетка сәяхәтебезне авылның имам-хатыйбы Рифкать абый Хәбибрахманов белән күрешүдән башладык.

Рифкать абый армиядән соң Украинада шахтада эшли. 1984 елда туган авылына кайтып төпләнеп, колхозда ферма мөдире, кладовщик булып хезмәт куя.

«2009 елларда бөтен җирдә мәчетләр салу куәтләнеп китте. Авыл халкы белән ул вакыттагы җирлек башлыгы Рөстәм Заһидуллинга Аллаһ йорты төзүне сорап мөрәҗәгать иттек. Ул куәтләп алып, ярдәм итәчәген белдерде. Авылыбызның бай иганәчеләре юк. Аллаһы Тәгалә үзе юлын ачып торды. Мәчет төзү эшләрендә башлап йөрсәм дә, әле үзем диндә түгел идем. Ул вакытта мин тагын да тазарак, бөкрәеп намаз укый алырмын дигән уй башымда да юк иде. Ул чорда авылыбызда дини йолаларны Рафыйкъ абый Шакиров башкарды. Җирлек башлыгы кушуы буенча китапханәче белән клуб мөдире авыл халкыннан акча җыярга керештеләр. Мәчетебез Аллаһ ярдәме белән авылыбыз халкыннан җыелган акчага гына салынды», – дип сөйли Рифкать абый.

2010 елның 30 июлендә авылда беренче азан яңгырый. Хәзрәтнең һәр сүзеннән авыл халкының бердәм, дус-тату яшәгәнлеге, авылдашларына рәхмәтле булуы аңлашыла. Бүген авылның иң калку урынында Аллаһ йортының биек манарасы әллә кайдан күренеп, халыкны иманга өндәп тора. 2015 елдан Рифкать абый Хәбибрахманов имам-хатыйб вазифасын башкара.

«Аллаһ барын да үзе күңелгә сала икән. Нәселдә дин юлында йөрүчеләр юк иде. Әти-бабайлар яшьли үлгәннәр. Дини уку йортлары тәмамламыйча, үзлектән өйрәндем», – дип сөйли Рифкать абый. Бүген алар җәмәгате Римма ханым белән тормышларына шөкрана кылып гомер кичерәләр. Рифкать абыйга 2014 елда изге хаҗ сәфәре дә насыйп була. Күптән түгел генә күңелен тетрәткән бер вакыйга турында да бүлеште. «Бервакыт мәчеткә ике кеше килде, берсе олы яшьтәге ханым. «Әтием авылда мәчет манарасын кискән, шуның өчен сәдака китердем», – ди. Шулай итеп авылыбыздагы манараны кискән кешенең кызы булып чыкты ул. Әтнә районыннан килеп 100 мең сум хәер калдырып китте. Гомер буе күңелен тырнап торган, күрәсең. Ул акчага зиратка мәет әйберләре саклана торган корылма эшләргә дип ниятлибез», – дип сөйли Рифкать абый.

 

Матур гаилә – ил күрке

Һәр авылны матур, күркәм гаиләләр бизи. Оет авылында яшәүче Гариповлар – шундый гаиләләрнең берсе. Гаиләдәге иң өлкән кеше – 1941 елгы Габделбәр абый җиде сыйныфтан соң гомер буе хуҗалыкта эшли.

Әтисе фронтка киткәч туган малай сугыштан соңгы авырлыклар белән бергә ятимлек ачысын да кичерә.

«Бик авыр елларда үстем. Әти хәбәрсез югалды. Өч ел армиядә булдым. 1956 елдан «Яңа Оет» колхозында эшли башлап, шул көннән гомер буе туган җиргә хезмәт иттем. Тракторчы да булдым, колхозда ни кушсалар, шуны эшләдем. Элек гел кул хезмәте булды: басуга тиресне дә кул белән төяп түктек. Пар җиренә шакмаклап өя идек. 1941 елгылар авылда 18 егет булсак, бишебез генә исән. Мин белгәндә авылда 190 хуҗалык бар иде. Бүген морҗасыннан төтен чыгучы йортлар кимегәннән кими», – ди Габделбәр абый.

Алар тормыш иптәше Гөлйөзем апа белән өч ул үстереп, аларны да үзләре кебек туган җиргә тугры, хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Габделбәр абый төпчек улы Расим гаиләсе белән яши, йорттагы вак-төяк эшләрне карый, җәмәгате ике ел элек бакыйлыкка күчкән. Расим белән Гөлсирень дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Рафис Мәскәү өлкәсендә солдат хезмәтен үти, кызлары Дилә медицина көллиятендә белем ала, Аязлары 9 сыйныфта укый, Риязларына 5 яшь. Гаилә башлыгы Оетта ферма мөдире, Гөлсирень балалар бакчасында хезмәт куя.

«Авылны ташлап шәһәргә китү турында уй да булмады. Гөлсирень дә үзем кебек авыл җанлы, авылда да шәһәр тормышы хәзер. Мин шәһәргә барып кайтканчы ике машина печән төяргә әзер. Бездәге иркенлек, уңайлылык, матурлык! 2008 елда ипотекага яңа йорт салып кердек. Әтиебез исән-сау булгач, бикле өйгә кайтмыйбыз. Анысы да зур бәхет», – ди Расим Гарипов.

Оет авылында 20 елдан артык яшәү дәверендә халкын, табигатен ихлас яратып өлгергән Гөлсиреньне авылда яшьләр калмавы, бакча яшендәге балалар булмавы гына уйландыра. Монысы Гөлсиреньне генә түгел, күпләрне борчый...

 

«Әнием һәркемгә рәхмәтле булып китте»

Оет авылы күңелемә күптәннән якын. Биредә районыбыз йөзьяшәре Хәкимә әби Закирова гомер кичереп, 2021 елның 17 мартында 104 яшендә вафат булды.

undefined

Туган көне, әниләр бәйрәме уңаеннан районыбыз җитәкчелеге белән күп тапкырлар янында булырга туры килде. Район башлыгы ярдәме белән күп еллар дөнья яктысын күрүдән мәхрүм булган Хәкимә әбигә 100 яшендә операция ясалып, күзләре күрә башлады. Соңгы көненәчә зиһене камил, хәтере ачык булды аның. Район башлыгының үзенә карата кылынган изге гамәленнән соң Хәкимә әбинең чын ихластан әйткән сүзләре бүгенгедәй колакта яңгырый. «Бу яхшылыгың өчен ат бирсәм – узар, тун бирсәм – тузар, хәер-догамны калдырсам ул барысын да узар»,– дигән иде Хәкимә әби. Бу юлы да күңел тагын үзеннән үзе әлеге йортка тартылды. Гөлләргә күмелгән өйдә Хәкимә әбинең исән-сау алты кызының берсе – Хәбирә апа яши.

«Әниебез бөтен кешегә рәхмәтле булып ахирәткә күчте. Район, җирлек җитәкчеләре бик хөрмәтләделәр. Кешеләрне бик яратты, гозер белән килүчеләрне кире бормады. Аллаһы шуңа озын гомер белән бүләкләгәндер. Ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк. Бик сагынам, гомер буе бер-беребезгә иптәш булып яшәдек», – дип күз яшьләрен сөртә Хәбирә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев