Керәннедә керән бар, тарихында серләр бар
Соңгы елларда районда халык саны 100гә тулмаган торак пунктлар исемлегенә Керәнне авылы да керде. Мичән авыл җирлегеннән алынган мәгълүматка караганда, хәзер биредә пропискада торучылар 90 кеше икән. Әле 2014 елда гына 130 булган.
Авылның гөрләп торган чагы XIX йөз башына туры килә. Әйтик, 1908 елда Керәннедә 693 кеше яшәгән. Шуннан соң халык саны кимүгә киткән. Тарихи чыганакларга күз салсак, авыл 1678 еллардан билгеле. Исеменең килеп чыгышына килгәндә, бу хакта белешмәне Керәнненең иң абруйлы кешесе, җитәкче урыннарда эшләгән, 2009 елда республиканың иң яхшы балалар тренеры булып танылган Инсаф Хисаметдин улы Фәйзерахмановтан алдык. Ул туган авылы турында шактый бай материал туплаган. “Өлкәннәр сөйләве буенча, бу якларда кайчандыр төрле милләт кешеләре яшәгән. Революциягә кадәр Керәнне урынында һәм тирә-як авылларда татарлар белән беррәттән руслар, чирмешләр, удмуртлар да яшәгән. Ул авыл “Үрәч Керәнне” (Урясь Крени) дип аталган.Чөнки авылга нигез салучы чирмеш (мари) кешесе “Үрәч” исемен йөрткән дигән фаразлар бар. Ә хәзерге “Керәнне” атамасы авыл урынында бик күп керән үсемлеге булуына бәйле рәвештә барлыкка килгән. Ирле-хатынлы Зәкәрия Хисаметдинов һәм Рабига Шәеховалар әйтүенчә (алар өлкәннәр сөйләве буенча искә алалар), элек авыл урынында урман булган. Шунда ук мул сулы елга аккан.Ә елга тирәләрендә иксез-чиксез керән үскән. Тора-бара,елга тирәсендәге агачларны кисеп, кешеләр үзләренә йорт, каралты-курасын салып, бакча җирләре әзерләгәннәр. Башта кешеләр бер ишек алдында бөтен нәселе белән әллә ничә гаилә булып яшәгәннәр. Аннары авылда зур янгын булган...”, – диелә язмада.
Революция алдыннан авылда тормыш үзгәрә башлый. Җан башына имана җире бүлеп бирелә, авыл хуҗалыгы ширкәте оештырыла. 1923-1924 елларда авылда беренче мәктәп салына. Колхоз 1929-1930 елларда төзелә. Күмәк хуҗалыкка “ Кызыл партизан” исеме бирелә. 1947 елда ташын-балчыгын носилка белән ташып су станциясе ясыйлар. Тирә-якны шаккаттырып Керәнне авылы электрлы була. “Шул елларда колхоз системасының алтын бер чоры булып ала. Бакчада алмагачлар шаулап чәчәк ата, умарта кортлары бал бирә, буада тегермән эшләп тора, шунда ат арбасына тәгәрмәч тә бөккәннәр. Шушы чорда колхоз җитәкчесе Шәех Гыйлаҗев, халыкны эш белән тәэмин итү өчен, яшелчәчелеккә дә нигез сала. Аның кызы җитәкчелегендәге бригада ясап, Мишә үзәнлегендә төрледән-төрле яшелчәләр үстерә. Эш ел буе барган: көзен орлык әзерләгәннәр, кышын тирес чыгарганнар, язын кәлшәләр үстергәннәр. Үткәннәр белән бәйләп, шушы чорны искә алып үтү эшчән Керәнне халкының күңелен күтәрә торган тарихи истәлек булыр иде”,– дип сөйли Инсаф Фәйзерахманов.
Авылны яшәрткән, киләчәгенә ышаныч уяткан тагын бер чор 1992-2000 елларга туры килә. Керәнне һәм Бакшанды авыллары үзе бер “Керәнне” күмәк предприятиесе булып яши башлый. Җитәкчелекне Мичән авыл Советы рәисе булып эшләгән Инсаф Фәйзерахмановка йөклиләр. Авыл күзгә күренеп үзгәрә. Мичәннән Керәннегә дамба күтәртелә һәм вак таш белән түшәлә. Электр линияләре һәм подстанцияләр алыштырыла, йортларга газ кертелә. Нәниләр өчен колхозның ясле-бакчасы да булдырыла. Кызганыч, ачарга рөхсәт кенә булмый. Ә менә мәктәпне эшләп чыгалар. Бина эксперимент рәвешендә 6 вагоннан җыела һәм 2001 елның декабрендә файдалануга тапшырыла. Бу вакытта “Керәнне” “Тукай” күмәк хуҗалыгы белән берләштерелгән була инде. Мөстәкыйль предприятие булудан туктагач, авылда тормыш тагын кирегә тәгәри башлый.
Тугыз балага гомер биргән
Керәнне тарихында дуңгызчылык тармагы үсеш кичергән 80нче еллар да аерым урын алып тора. Тукай исемендәге колхозга җитәкче булып Илдус Талипов килгәч, Керәнне фермасына Белоруссиядән кара-чуар токымлы дуңгызлар кайтарта. “Сугыш вакытында фермалардагы дуңгызлар урманнарга тарала. Аларның кабаннар белән кушылуыннан бик яшәүчән, күп бала китерә торган уникаль токым килеп чыга. Керәннедә башка районнар һәм кайбер күрше өлкәләр өчен нәселле дуңгыз үрчетә башлыйлар. Казан фәнни тикшеренү институты белгечләре, тәҗрибә хуҗалыгы буларак, Керәнне фермасы белән эшли. Колхозга бик күп табыш керә”, – дип сөйли Инсаф Фәйзерахманов. Тармакта эшләүчеләр хезмәт казанышларына ирешә. Ферма мөдире Раиф Миңнебаев, дуңгыз караучылар Миңнераилә Тимербаева, Рәсимә Бәдриева “Татарстанның атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була, Наилә Шәрипова “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Наилә Шәйхулла кызы 9 бала үстергән каһарман ана да әле. “Ана даны” медале һәм I дәрәҗә “Ана даны” ордены белән бүләкләнгән. “Мин 1942 елда туганмын, әти сугышка кайтмаска киткәндә карында калганмын. Әни Миннегөл исемле иде. Абыем Наил белән мине ялгызы үстерде. Мәктәбебез 7 еллык, укытучылар бик белемле иде. Безне рус теленнән язучы Самат Шакир укытты. Гомер буе фермада эшләдем. Шөкер, балаларым барысы да исән-саулар. Читтә яшәгән улларым-кызларым да кайтып, хәлемне белеп торалар”, – ди герой-ана.
“Акча аяк астында”
Керәнне авылында яшәүче Гөлфия Әһлиева: “Акча – аяк астында, иренмәскә, үрелеп алырга гына кирәк",– ди. Ул табигать белән туганлашкан да, үз-үзенә гармония тудырып яши, гаиләсенә файдалы шөгыль таба. Барысына да өлгерә. Сезонны иртә язда яшелчә орлыклары утыртудан башлый да, җиләк өлгергәч болыннан кайтып керми, көзгә таба гөмбә җыю белән мәшгуль була.
Гөлфия ханым Сабай авылында туган. Сабада урта белем алгач, Казандагы училищеда моторлар төзү контролеры һөнәрен үзләштергән. Ире Хәйдәр Керәнне авылыныкы, Инсаф Фәйзерахманов белән мәктәптә бергә укыганнар. “Казанда яши идек, бер бүлмәле фатир да биргәннәр иде. Инсаф Казанга килеп авылга эшләргә кайтырга чакыргач, тыңладык инде. Хәйдәр – Керәннегә, мин, әти-әнине карыйсы булгач, ике бала белән Сабайга кайттым. Ирем өй җитештергәч тә, Керәннегә күчтек. Мин ашханәдә эшләдем. Бервакыт Хәйдәр опяталар җыеп кайтты. Кызны Казанда тулай торакка урнаштырып йөрибез. Үзебез белән гөмбәләрне дә алдык. Кичен 4 чиләк гөмбә алып чыккан идем, подъезд эскәмиясендә утыручылар алдылар да бетерделәр. Үзем дә шаккаттым. Шуннан китте инде. Җиләкләр дә саттым. Көнгә биш литрлы дүрт чиләк җыя идем. Хәзер дә, җәй җитсә, йөрәк җилкенеп тора. Быел гөмбә аз диделәр. Ә мин 3 литрлы 33 банка гөмбә җыеп саттым. Бакчадан да кереп торган юк. Быел 7 сутый кабак кына утырттык, әйбәт үсте. Маллар да ашый, үзебез дә. Файдалы бит”, – диде Гөлфия. Агроном ирен дә мактап алды. Чыннан да, Хәйдәр Миңнемөхәммәт улы моңа лаек. Ул Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, шунда ук агрохимия һәм туфракны өйрәнү кафедрасында эшли. “Күпмаксатлы билгеләнештәге комплекслы хелат микроашламаларын производствога кертү” дигән хезмәте өчен республика дәүләт премиясенә лаек була. Безне йорттан-йортка озатып йөргән гидыбыз, клуб мөдире Рәмзия Сафина Әһлиевларның авылда иң күп помидор, карлыган (40 төп) һәм бройлер үстерүчеләр икәнлеген дә искә алды.
Нургалиевлар, Офицеровлар гаиләсендә
Туксанынчы елларда Яр Чаллыдан кайтып, Керәннедә йортлар санын арттырган гаиләләрнең тагын берсе – Нургалиевлар. Миннәхмәт – Иске Мичән егете, Фәния Башкортстанның Благовар районыннан. Адәм баласын, кайда гына яшәсә дә, торган нигезе тарта, диләр. Нургалиевлар да 1991 елда шәһәрдән гаилә башлыгының туган авылы Иске Мичәнгә кайтырга карар кылалар. “Башта шунда йорт сатып алмакчы идек. “Керәнне” хуҗалыгы оешкан вакытка туры килдек тә, җитәкчесе Инсаф Фәйзерахманов безне үзенә кодалады. Вакытлыча дигән идек, бөтенләйгә яшәп калдык. Мин күмәк предприятиедә баш бухгалтер булып эшләдем, ирем төзүче, балта остасы иде. Тормыш дулкыннары безне шулай йөртте”,– ди Фәния ханым.
Берничә еллар элек, торак мәсьәләсе авыр булгач, Түбән Кама егетенә кияүгә чыккан кызы Миләүшә дә гаиләсе белән Керәннегә кайта. Хәзер ире салым инспекциясендә эшли, 4 бала үстерәләр. Кече кызлары Альзага ике яшь тулган. Йорт балалар чыр-чуына күмелгән. Алар өчен спорт почмагы да җиһазлаганнар. Бакча якларында да шундый ук күренеш. Бабалары көрәшче булгач, спорт дигәнең оныкларга ничек кагылмасын ди. Миннәхмәт ирекле көрәштә Коми Республикасы, улы Булат Татарстан чемпионнары. Традиция дәвам итәргә тиеш. Нургалиевларның олы уллары Алмаз исә хәрби кеше. Армиягә киткәннән бирле, контракт буенча калып, 19 ел Камчаткада хезмәт итә, Сириядә дә сугышчан бурыч үтәгән. Моннан 3 ел элек Нургалиевлар гаиләсенә кайгы килә: Миләүшә һәм Денис Офицеровларның уллары суга батып үлә. Фәния: “Аңарчы казларны күп асрый идек. Хәзер елга буена бик төшәсе килми. Күркәләр үстерәбез”, – дип көрсенеп тә алды. Аны былтыр гына салынган кибетнең ябык торуы да борчый. “Зур минус булды ул. Балалар өчен туңдырманы гына алыйк. Йөгереп кенә барып килерләр иде дә, юк шул. Бар продукцияне дә Мичәннән, йә Сабадан ташып булмый”,– ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев